Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Әдәби сәхифә

Райондашыбызның “Якты нурга омтылып” дип исемләнгән китабы басылып чыкты

Райондашыбыз, Иске Чүпрәле авылында яшәүче Әмир ага Сабирҗановның "Якты нурга омтылып" дип исемләнгән китабы басылып чыкты.

Райондашларыбызга элек елларда агроном буларак таныш булган Әмир ага, лаеклы ялга чыкканнан соң, китап язуны төп шөгыле итте. Моңа кадәр дә аның берничә китабы басылган иде.

"Якты нурга омтылып" китабында да автор туган-үскән авылы Иске Чокалы һәм аның кешеләре турында яза. Документларга нигезләнеп хикәяләп Әмир ага үз чорының вакыйгаларына бәяләмә бирә, шәхесләренә карата уй-фикерләрен чагылдыра.

Китап җиңел телдә язылган. Укый башлауга ук авторның башыннан кичкән мохиткә килеп керәсең. Тиражы исә әллә ни күп түгел. "Дуслар, таныш-белешләргә, авылыбызның тарихы белән кызыксынучыларга таратачакмын",-ди автор. Мәктәп музеенда "Якты нурга омтылып" китабы, билгеле инде, үз урынын алачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: яңа китап әдәбият