Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Әдәби сәхифә

Рафаил Субаев шигырь бәйгесендә җиңүче

Россия Мөфтиләре советы департаменты үткән елның ноябрь аенда Пәйгамбәребез тормышына кагылышлы шигъри бәйге игълан итүе хакында белдергән иде.

Бәйге агымдагы елның 20 январена кадәр дәвам итте. Ниһаять, шушы көннәрдә Бөтенроссия күләмендә оештырылган «Мөхәммәд Пәйгамбәр - ике дөнья рәхмәте» VII шигъри бәйгесенең җиңүчеләре билгеле булды. Әлеге бәйгедә җиңүче булып "Татар телендәге иң яхшы шигырь" номинациясендә "Хәдисләр - нур, гыйбрәттер" шигыре белән райондашыбыз, язучы Рафаил Субаев танылды.

Икенче-өченче урыннарны Мәскәү, Липецк шәһәрләре иҗатчылары яулады.

Россия Мөфтиләре советы матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, җиңүчеләрне 13 февральдә Россия Мөфтиләре советы резиденциясе конференц-залында бүләкләячәкләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев