Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Әдәби сәхифә

Коңгырт күзле бәхет

Гадилә, үзенең соңгы мода белән тегелгән пальтосының өске төймәсен төймәләгәч кенә. ишек төбендә торган зур көзгегә карады - мода журналыннан төшкәнмени! Һәрвакыттагыча, ул бүген дә бик чибәр иде.

Кофе төсендәге "Хонда" машинасы хуҗабикәсен күрүгә, елмаеп куйгандай кояш нурында җемелдәп алды. Берничә минуттан инде ул машинаны олы юлга борды, ә инде тагын ярты сәгатьтән Гадилә ике бүлмәле фатирына аяк атлады. Евроремонттан соң бүлмәләре көлеп тора, аш бүлмәсендәге кофе-машина гына да ни тора бит! Ул аны кичә генә алып кайтты. Бар иде аның андый машиналары, ләкин монысы соңгы модель икән. Кызык та инде бу тормыш. Гадиләгә тиздән утыз яшь тула. Ә аңа нибары егерме ике - егерме өчне генә бирәләр. Беренчедән, ул искиткеч чибәр; икенчедән, соңгы мода белән киенә; өченчедән, ул беркайчан да олы корсаклы, бай кесәле абзыйларның сөяркәсе булып яшәмәде. Аның янында һәрчак төз гәүдәле, озын буйлы, акыллы һәм зыялы егетләр генә бөтерелде...

Тәрәзәгә күз салды. Язгы кояш болыт астына кереп маташа. Яңгыр булыр ахры. Булсын. Гадилә беркайчан да һава торышы белән үз тормышын чагыштырмады. Мондый көнне үзләренең бәхетсез ялгыз гомерләрен җәлләп, башкалар елап утырсыннар, әнә, соры болыт үзенең күз яшьләрен түгә дә башлады инде. Ә Гадилә - бәхетле хатын. Иптәш кызы аны берничә тапкыр инде үзе белән кәрт ачучы хатын янына чакырса да, аның барасы килми. Үз бәхете үз кулында ла. Күрәзәчеләргә ышанмый. Аннары, кияүгә чыгасы килсә, үзенең зур кара күзләре белән бер генә елмаеп карасын, хәзер янына килеп җитәчәкләр, Инде ничә еллар "тормышның хуҗабикәсе" булып яши. Әтисе белән бертуган апасы Наҗия беркайчан да кияүгә дә чыкмады, бала да тапмады, ләкин үз бизнесын көйләп җибәрә алды, бигрәк тә 98 елдагы дефолттан соң аякка басучылар аз булды, шулар арасында аның апасы да бар иде. Әмма Гадилә унберенче сыйныфта укыганда, апалары афтоһәлакәткә очрады. Бар булган байлыгы энесенең ике баласына калды - Гадел бизнеска башы-аягы белән чумды, Гадилә рента хисабына яши башлады. Алай да шәһәр уртасында хатын-кыз салоны ачып җибәрде. Ике бүлмәле фатир Гадиләгә, шәһәр читендәге коттедж исә, Гадел абыйсына күчте. Машинасы да, кыйммәтле киемнәре дә, чит илләргә чыгулар да Гадиләнең үз хисабына эшләнде. Шуңа да бай сөяркәләр аңа кирәкмәде.

Чибәр яшь егетләрдән ул бик тиз туя иде. Берсе артыннан берсе алышынып тордылар. Тик кияүгә чыгасы килмәде. Ул һаман үзенең бердәнберен көтте - яшь тә булсын, чибәр дә, миллионер да... Очрадылар андыйлар да, йә миллионер гына, йә чибәр генә, ә үзләреннән акыл дигәне генә кайдадыр читтә йөри. Ләкин Гадилә артык хисләргә бирелмәде, табылыр аның да ал бәхете. Ак түгел, ал бәхет эзли ул. Туй күлмәгенең дә ал төстәгесен алдырыр булачак киявеннән.

Кыз антиквариат кибетеннән сатып алынган унсигезенче гасырда эшләнгән сәгатенә күз салды, тиздән Илшат шалтыратырга тиеш. Гадиләнең коллекциясендәге иң чибәр егет. Инде танышуларына да елдан артык. Печән өстендә утырган эт кебек, Гадилә егетне үз яныннан да җибәрми, якынрак та китерми. Илшатка утыз икенче яшь. Бер чит ил фирмасында идарәче булып эшли. Кызның башка егетләреннән бу егетнең аермасы шунда, үзенә кияүгә чыгарга бер генә тапкыр тәкъдим ясады да аннары бу хакта бүтән сүз кузгатмады. Кыскасы, Гадилә өчен бик уңайлы вариант булып чыкты егет, сөйләшер темалар да табыла, башкалар янында да аның белән оят түгел. Тагын үзенең бер сыйфаты белән кызны шаккатыра иде - бала-чага яныннан берәр сабыйның башыннан сыйпамыйча узмый, урамда берәр песи баласы күрсә дә, өенә алып кереп, юындырып, ашатып-эчертеп чыгара. Үзе алай артык сентименталь дә түгел кебек.

Кичә Гадилә сыйныфташ кызын очратты. "Ирем белән бик бәхетле яшибез, өч бала үстерәбез, иремнең эше бик әйбәт," - дип мактанган хатынга ул, бик гаҗәпләнеп, карап торды. Соры тычкан баласы кем булган! Генераль директор хатыны. Һәм үзе дә фән кандидаты икән. Гадиләдән балалары хакында, ире турында сораса да тегесе уен-көлке белән генә җавап бирде. Төне буе уйланып чыкты. Кияүгә чыгарга кирәк, һәм Илшаттан да әйбәт кандидатура табып булмаячак. Иртән смска гына җибәрде дә, хәзер менә шалтырату көтеп утыра. Бу юлы инде Гадилә аны төнге клубка алып бармаячак, үзендә кунарга калдырачак.

Кыз көзгегә күз салды - макияж әйбәт төшкән булып чыкты. Тырнакларын буямаса да ярый. Әйбәт. Тәрәзәгә яңгыр тамчылары сибәли. Фатирдагы тынлыкны бары музыка тавышы гына күмә алачак, ул магнитофонны кабызды. Тәк, барда шәрабларның төрледән төрлесе куелган. Кичке алты тулды. Ресторанга да кичке ашка дигән нигъмәтләргә заказ бирелде, ә Илшат һаман шалтыратмый. Гадилә ялынсын дия торгандыр инде, ярар инде, көттерим әле диядер. Дисә дисен инде, тик килсен генә. Кыз үз уйларына үзе гаҗәпләнеп куйды, ул үз гомерендә беренче тапкыр ир-атны шулай түземсезләнеп көтә лабаса. Җүләр! Ниһаять, көтеп җиткерде.

- Илшат? Хәзер үк килеп җиткән бул! Мин көтәм!

- Гадилә, әйдә мин сине ресторанга чакырам, сиңа җитди сүзем бар.

- Мин - Аделя! Сиңа күпме кабатларга була?

- Син татар кызы, һәм исемең дә татарча булырга тиеш.

- Мин - русскоязычная татарка, син генә үзгәртә алмассың. И миңа ресторан кирәкми! Миңа син кирәк! - Гадилә сабыйларча иренен турсайтып, еламсырап сөйләшүгә күчте, - кил дигәч, кил! Бетте! Көтәм! Һәм сиңа бик зур сюрприз...

- Ярар, алайса, бәлки шулай яхшырак та булыр...

Тагын ярты сәгатьтән ишек кыңгыравы чыңлады. Илшатның йөзе нигәдер бик кырыс булып күренде. Гадилә кып-кызыл иреннәре белән үбәргә үрелде, ләкин Илшат, аны күрмәгәндәй, бүлмәгә узды.

- "Тутырган тавык"ка заказ бирдем, һәм син яраткан салатны китерәчәкләр, ә шәраб ачуны тантаналы рәвештә сиңа тапшырам, - Гадилә, кыска итәкле күлмәген сыпыра-сыпыра, егетнең каршысына килде.

- Мин озакка түгел. Безгә сөйләшергә кирәк.

- "Тутырган тавык"ны китерсеннәр инде, аннары сөйләшербез. Минем дә сиңа сюрпризым бар бит.

- Юк, Гадилә, миңа китәргә кирәк, мине көтәләр.

- Аделя!!! Мин - Аделя!!! Ярар инде, әйдә. Кыланма, китәм, көтәләр дип утырмачы... Гафу ит, минем сиңа соңгы араларда игътибарым кимеде. Ләкин мин бу кимчелегемне бүген тәмамларга булдым, - Гадилә озын тырнаклы бармаклары белән ирнең чиста итеп кырынган йөзеннән сыйпарга үрелде, әмма ни өчендер Илшат кырыйга тартылды.

- Гадилә, бу безнең соңгы очрашуыбыз... Мин әйбәт кыз очраттым һәм аңа өйләнергә җыенам... Билгеле, миңа синең белән аралашу ошый иде, тик безнең юлларыбыз аерылды.

Гадилә үзенең нәфис кулына сигарета алды. Ашыкмыйча гына аны кулында әвәләде дә, өстәлдәге төпчек савытына атты.

Реклама

- Күптән очрадымы инде ул "әйбәт" кыз синең тормышыңда?

- Ике ай элек. Сиңа нәрсәгә ул? - Илшатның бу сөйләшүне тәмамларга ашыгуы сизелә иде инде.

- Кай ягы белән миннән әйбәтрәк инде ул "әйбәт" кыз? Син безнең бер еллык очрашуларны сызып атарга җыенгач, искиткечтер инде алайса.

- Ул... гади, нечкә күңелле, шаян, кыскасы...Минем булачак хатыным турында сиңа сөйләп утырасым килми...Җүләрлек бит бу, китәргә кирәк, Гадилә, сау бул.

-Юк инде! - Күпме генә тыныч булып күренергә тырышмасын. Гадиләнең иреннәре калтырый башлады. Кычкыра башлаганын да сизми калды. - Киткәнче, аңлатып кит миңа, ни өчен син безнең арабызны өздең?!

Илшат авыр сулап куйды. Бу әңгәмә аны инде туйдыра башлаган иде.

- Беләсеңме, Гадилә, миңа аның белән рәхәт... Җылы... Ул - гади дә, сөйкемле дә, хыялый да. Ул минем янымдагы үзен түгел, ә бәлки мине ярата, аңлыйсыңмы, үзен түгел, мине! Минем эшемдэ булган хәлләрне сораша, минем өчен ашарга әзерлисе килә аның, минем керләрне уасы килә. Миңа бит инде утыздан артык, ниһаять, минем дә, кулыма алып, нәни бала сөясем килә! Сөйгән хатыным куенында йокыга китәсем, аның җылысын тоясым килә! Һәм аның гәүдәсе дә матур... ә күзләре! Гәрәбә! Мин сиңа тулы җавап бирдем шикелле.

- Син бер сүзне әйтмәдең. Яратасыңмы?

- Әйе... һәм бик!!!

Гадилә акыллы хатын иде, ул ирнең күзләрендә аның дөресен әйткәнлеген күрде.

- Бәхетле бул инде, алайса, - тавышына уен-көлкеле төсмер чыгарырга тырышса да, йөрәге инде елый башлаган иде.

-Син дә бәхетле бул. Гафу ит мине.

Ишек ябылды. Гадилә комод өстендәге бәллүр савытны бар көченә идәнгә ыргытты. Бәллүр пыяла челтерәп коелды... Гадиләнең мәхәббәте дә шул бәллүрдәй генә идемени соң? Сюрприз ясыйсы иде ич ул Илшатка. Ясады...

Нишли ул? Нигә үз дәрәҗәсен үзе төшереп утыра? Хуҗасыз калган урамдагы эт-мәчеләрне, чит бала-чаганы яраткан ирне чынлап та яраттымы әллә ул? Гадилә кич буе Илшатны уйлады, төне буе аны төшендә күреп, борсаланып чыкты. Ни өчен ул аны ташлады? Аны? Тормышның, шушы ыгы-зыгылы дөньяның хуҗабикәсен... Аны бит моңарчы берәү дә ташламады. Ул үзе беренче булып ташлап китә иде. Бәлки, бумеранг булып үзенә кире кайткандыр аның ир-атлар белән уйнавы... Күзенә йокы кермәде.

Иртән Гадилә эшенә барып йөрмәскә булды. Салонда аның ярдәмчесе үзе дә көне буе эшли ала. Шалтыратып алды да көзге каршысына килеп утырды. Менә, чибәркәй, сиңа да утыз тула. Бар да бар... салават күпере кебек матур тормышында бар да бар. Ул бик бәхетле иде бит. Бүгенге көнгә кадәр... Йокысыз төн уздырган күзләрдән ниндидер үзе дә аңламаган сагыш карап тора иде аңа. Бу караштан котылырга кирәк, ләкин ничек? Башы да нигәдер тубалдай бүген, бер генә акыллы фикер дә килми ичмаса.

Кинәт фатир эчен яңгыратып, телефон шалтырарга тотынды. Абау ла, язмыштан узмыш та бар икән бит, Илшат белән бергә эшләүче Ханиядән иде бу шалтырату. Ул-бу хәбәре юк, тиздән ялга китәсе икән. Илшат турында алай да сорамый булдыра алмады. Тагын ике атнадан туйлары буласын да белә булып чыкты Хания. Алай икән... кем икән соң ул, Илшаттан Гадиләне аерып алырлык булгач? Беләсе иде бит. Тизрәк. Тизрәк җыенырга да чыгып китәргә кирәк...

Гадилә "Хонда"сын Илшат яшәгән йорттан читтәрәк туктатты һәм көтә башлады. Озак та үтмәде, подъезддан бәхетле парның чыкканы күренде. Димәк, инде бергә яши дә башлаганнар. Гадиләнең кинәт яңагына китереп суктылармыни, ул чайкалып куйды - Илшат сөйгәнен үбеп алды да машинасына утырып, кузгалып та китте. Ә чибәркәй икенче якка атлады, машинасы да юк икән бит, мескенкәй. Гадилә үз алдына елмаеп куйды, эшенә дә илтеп куймады ич, яратуы шунын хәтле генә ахрысы. Аннары кәләш тә әллә кем түгел бугай, өстендәге курткасы да инде модадан чыккан, чәчләрен дә ясатмаган. Кулындагы сумкасы да кыйммәтле түгел.

Гадилә подъезддан ераграк китеп. бер эскәмиягә барып утырды. Сигарета кабызды. Көтәргә кирәк, ул аның йөзен күрергә тиеш. Өченче сигаретасын тартып бетергәндә ул аны яңадан күрде. Яшь хатын базарга барган, ахрысы. Кулында яшелчәләр салынган пакетлар. Кәбестә алган. Абау ла, тормышмы инде бу, кәбестә...Кәбестә ашы - борщ пешерергә җыена бит бу мескен... Үз алдына ачы елмаеп, урыныннан кузгалды да, кызны әйбәтләп күрер өчен, аңа каршы китте. Буйга Гадиләдән тәбәнәгрәк икән... Алай дисәң, аягына, Гадиләнеке кебек унике сантиметрлы нечкә үкчәле, Италиядән кайтарылган туфлиләр кисә, икесе бер чама буласылар бугай. Бите җәенке, борыны да әлләни түгел. Җитмәсә, сипкелле дә икән үзе. Фу! Тик менә күзләре зур, чынлап та, гәрәбә төслеләр, аз гына сөрмә тартып җибәрсә, чынлап та, матур булырлар иде. Их, Илшат, Илшат, меңнәрчә кызлар арасыннан аерып алып булмый бит бу кызны. Аның кебекләр белән шәһәр тулы ич. Барысы да бер камырдан. Их, син, рәхәтлән инде шушы "әйбәт" хатының белән. Гадиләнең үзенә текәлеп карап килүен кыз да тоемлады һәм кинәт... елмаеп җибәрде! Күзләре, иреннәре белән чын күңелдән елмайды ул! Монысы инде артык иде, Гадилә, ачудан шартларга җитешеп, кырт итеп борылды. Шул чак... Аның хәтта төшенә дә кергәне булмады бит үзенең кайчан да булса шундый халәттә каласы. Аяк киеменең биек үкчәсе асфальтның ярылган җиренә кысылып, шартлап сынды! Ачу күзләрен томалаган иде шул! Алай да үз дәрәҗәсен сакларга тырышып, ул икенче аягындагы туфлиен дә салды да, анысының да үкчәсен сындырып атты... Модельләр әзерләү мәктәбендә алган тәҗрибәсен исенә тошереп, башын горур күтәреп, подиумда йөргән кебек атлап та китте... Тик күзе тулы яшьләрне озак саклый алмады, машинасына килеп җиткәндә аның иртән ашык-пошык кына ясаган макияже йөзе буйлап агып төшкән иде инде... бите нәкъ салават күпере төсенә кергән булып чыкты...

Гәрәбә төсендәге күзле кыз исә озын буйлы чибәркәй артыннан берара карап торды. Чибәркәйнең йөзе шулкадәр ямьсез күренә, болай матур да кебек үзе, ә күзләре ут-ялкын чәчеп яналар. Мескен, бәхетсез җан... Кыз аны чын күңеленнән җәлләп, аңа бәхет теләде, чөнки үзе бик бәхетле булгач, башкаларның да бәхетле булуларын күрәсе килә иде аның. Әйе, бәхетлеләр күбрәк булган саен бәхет җиргә күбрәк тараладыр төсле. Аның шушы рухи халәте дә кемгәдер тәэсир итә, шушы халәте үзе үк куанычлы бер мохит (аура) тудырыга тиеш бит. Коңгырт күзләре белән елмая-елмая өйгә ашыкты... Дөньядагы иң әйбәт, иң акыллы, өзелеп яраткан сөйгәненә кичке аш әзерлисе бар ич әле аның.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: мәхәббәт