Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Әдәби сәхифә

Китап киштәләрегезгә яңа китап

Күптән түгел коллегабыз, район мөхтәсибе Фәһим хәзрәт Әхмәтҗановның тормыш иптәше Айгөлнең әнисе Гөлсинә ханым Галимуллинаның "Ак бураннар аша" исемле яңа китабы дөнья күрде.

Гөлсинә Наил кызы Галимулина Саба районы Эзмә авылында туып-үскән. Казан дәүләт университетының журналистика факультетын тәмамлаган 1978 елдан "Саба таңнары" газетасының авыл хуҗалыгы бүлегендә эшли. Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, Татарстан журналистларының "Бәллүр каләм" бүләге иясе, Татарстан Журналистлар берлеге әгъзасы. Быел аның "Мәхәббәт аланы" дигән беренче әдәби китабы дөнья күргән иде инде.

Авторның "Ак бураннар аша" китабында өр-яңа повесте һәм яхшы кешеләрнең яхшылыгының тылсымлы көче турындагы кыйссалары урын алган. Изге күңелле, чибәр һәм мәрхәмәтле, мәхәббәт һәм баласы хакына барысын да эшләргә әзер торган хатын-кыз образлары белән беррәттән, тәвәккәл, көчле, эш сөючән, чын йөрәктән ярата белүче, әмма ялгышларга чорналып көн күрүче ир-ат образлары укучыны битараф калдырмас дип ышанасы килә.

Әлеге китапны сатып алырга теләге булганнар "Туган як" газетасы редакциясенә мөрәҗәгать итә алалар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: яңа китап