Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Әдәби сәхифә

Кече Чынлы урта мәктәбендә Тукай көне

Әйе, халкыбызның сөекле улы-бөек Шагыйребз, мәшһүр Тукаебызның тууына ошбу елның апрель аенда 128 ел тула. Габдулла Тукай 1886 елның 26 апрелендә Кушлавыч авылында Мөхәммәтгариф мулла гаиләсендә дөньяга килә. Габдуллага 4ай булганда әтисе, 3 яшь тә 9 ай чагында әнисе Мәмдүдә вафат була. Ятим Апушның балачагы Кушлавыч,Өчиле, Кырлай авылларында һәм Казан,...

Кече Чынлы урта гомуми белем бирү мәктәбендә 25 апрель көнне Г. Тукайныӊ туган көнен искə алу уӊаеннан, 5нче А һәм 5нче Б сыйныф укучылары көче белән әзерләнгән " Без Тукай оныклары" дип исемлǝнгəн кичǝ үткəрелде. Бəйрəм Тукайныӊ үзе иҗат иткəн җыр көйлəре белəн ("Әллүки", " Тǝфтиллǝү"...) башланып китте. Кичə барышында укучылар Г.Тукайныӊ тормыш юлы һəм иҗаты белəн таныштырдылар, шагыйрьнеӊ шигырьлəрен сəнгатьле итеп уку конкурсы үткəрелде. Иӊ оста шигырь сөйлǝүчелǝргə грамоталар тапшырылды.

Кичǝнеӊ йомгаклау өлешендǝ иӊ тапкыр һǝм иӊ зирǝк укучылар ике командага бүленеп, " Тамчы шоу" бǝйгесендǝ көч сынашты. Жюри тарафыннан чыгарылган нǝтиҗǝлǝрдǝн чыгып, ике команда да беренче урынны яулады һǝм грамоталар белǝн бүлəклǝнде. Соӊыннан укучылар, укытучылар белән бергәләп, бөек татар шагыйре Г.Тукайның "И туган тел" җырын башкардылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Габдулла Тукай