Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Әдәби сәхифә

Кече Чынлы урта мәктәбендә “Без- Тукай оныклары” дип исемлǝнгəн кичǝ узды

Әйе, халкыбызның сөекле улы-бөек шагыйребез, мәшһүр Тукаебызның тууына ошбу елның апрель аенда 129 ел тула. Габдулла Тукай 1886 елның 26 апрелендә Кушлавыч авылында Мөхәммәтгариф мулла гаиләсендә дөньяга килә. Габдуллага 4ай булганда әтисе, 3 яшь тә 9 ай чагында әнисе Мәмдүдә вафат була. Ятим Апушның балачагы Кушлавыч,Өчиле, Кырлай авылларында һәм Казан,...

Әйе, халкыбызның сөекле улы-бөек шагыйребез, мәшһүр Тукаебызның тууына ошбу елның апрель аенда 129 ел тула. Габдулла Тукай 1886 елның 26 апрелендә Кушлавыч авылында Мөхәммәтгариф мулла гаиләсендә дөньяга килә. Габдуллага 4ай булганда әтисе, 3 яшь тә 9 ай чагында әнисе Мәмдүдә вафат була. Ятим Апушның балачагы Кушлавыч,Өчиле, Кырлай авылларында һәм Казан, Җаек(Уральск) шәһәрләрендә уза. Шагыйрь гомере, ни кызганыч, кыска вакыт эчендә дә ул балалар өчен күп санлы әкиятләр, поэмалар, шигырьләр,мәсәлләр иҗат итеп калдыра.

Кече Чынлы урта гомуми белем бирү мәктәбендә Г. Тукайныӊ туган көнен искə алу уӊаеннан, 5, 6 А һәм 6 Б сыйныф укучылары көче белән әзерләнгән " Без- Тукай оныклары" дип исемлǝнгəн кичǝ үткəрелде. Бəйрəм Тукайныӊ үзе иҗат иткəн җыр көйлəре белəн ("Әллүки", " Тǝфтиллǝү"...) башланып китте. Кичə барышында укучылар Г.Тукайныӊ тормыш юлы һəм иҗаты белəн таныштырдылар, шагыйрьнеӊ шигырьлəрен сəнгатьле итеп уку конкурсы үткəрелде, күмәк рәвештә "Пар ат"җыры башкарылды. Иӊ оста шигырь сөйлǝүчелǝргə грамоталар тапшырылды.

Бәйрәмнең икенче өлешендә 6А сыйныфы укучылары Г.Тукайның "Таз" шигыреннән алынган "Мәдрәсәдәге бер көн" дип исемләнгән өзекне сәхнәләштерделәр. Әлеге өзектә укучылар мәдрәсәдәге шәкертләрнең ничек итеп белем алулары, буш вакытта уйнап, күңел ачу күренешләрен тәкъдим иттеләр.

Кичәнең йомгаклау өлешендǝ, 6Б сыйныфы укучылары, Аулак өйгә җыелган яшьләрнең бер-берсенә такмак әйтүләре белән башланып китте. "Аулак өй" күренеше җыр һәм биюләр белән үрелеп барды. Соӊыннан укучылар, укытучылар белән бергәләп, бөек татар шагыйре Г.Тукайның "И туган тел" җырын башкардылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: “Без Тукай оныклары” дип исемлǝнгəн кичǝ