Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Әдәби сәхифә

Хыялым тынгылык бирми

Хөрмәтле редакция!

Мин, Шәфикъ Иматдинов, Иске Кәкерле авылында туып, 8 сыйныфны төмамлаганнан соң, Ульяновск өлкәсенең Сенгелей районы Красный Гуляй эшчеләр поселыгына күчеп килдем. Мәктәптә укыганда ук "Яшь Ленинчы", "Татарстан яшьләре" газеталарына мәкаләләр һәм шигырьләр яза идем.

Укытучылар һәм югарыда әйтелгән газеталарның хезмәткәрләре журналистика факультетына укырга керергә күпме генә өндәсәләр дә, мөмкинчелегем булмады.

Иң башлап ташчы, шофер, кранчы һөнәрен үзләштереп, хезмәткә тотындым. Берүк вакытта Ульяновск шәһәрендә эшче-яшүсмерләр мәктәбен тәмамлап, урта белем алдым. Ләкин күңелем белән һәрчак белемгә тартылдым. Шул сәбәпле, өлкәбезнең төзүчеләр техникумына читтән торып укырга кердем. 3 ел уку сизелмәде дә кебек, техникумны тәмамлап диплом алганнан соң, мин эшләгән оешма җитәкчеләре җитәкче урыннар тәкъдим итә башладылар. Шушы ук поселокта, төзү эшләре алып баручы оешмада мастердан башлап, директор вазыйфасына кадәр күтәрелдем. 44 ел хезмәт итеп лаеклы ялга чыктым.

Әмма балачак хыялым күңелемә тынгылык бирми. Кулыма каләм алып янә шигырьләр яза башладым. Үз татар телебезнең, гореф-гадәтләребезнең нечкәлекләрен өйрәнергә тырышам. Шигырьләремне үзем туып-үскән район газетасына, сезнең аша якташларыма тәкъдим итәсем килә...

Туган як

Туган ягым Чүпрәледә-

Кәкерленең Искесе.

Болыннарда үскән чәчәк-

Бигрәк тәмле ислесе.

Күңел тарта шул якларга,

Булмаса туганнарым да.

Яшьлегемне искә алып,

Тәгәрим болыннарында.

Чишмә сулары да тәмле-

Тешкә тия эчкәндә.

Кәкре урамнары ямьле-

Төшкә керә һәр төндә.

Кабат кайтасы да килә,

Гомерләр азагында.

Чит җирләрдә яшәсәм дә,

Реклама

Туган җирем - җырымда.

Көз айлары

Җәйләр узып китте, көз дә җитте,

Көне буе яңгыр сибәли...

Кошлар кышка җылы якка китте,

Кыш бабайдан "сәлам" килгәли.

Барыбыз да яздан көзне көтә,

Зур өметләр-көзге байлыкка.

Кыш чыгарга көзге ризык җитсә,

Кышын ял итүе шатлыкка!

Уку йортларында тормыш кайный,

Белем алу-уңыш кырында.

Мәдәният үзәкләрдә тәүге

Ачылышлар яшьләр җырында.

Елның көз айлары үзенчә ул,

Матур булып килсен халкыма.

Татар милләтенең үсешләре,

Горурланып алга талпына.

Ни әйтсәң дә, тормыш алга атлый,

Көзе-көзгә матур, матур җәе дә.

Киләчәгең уңышлардан торсын,

Илем, сиңа, үсеш мәңгегә!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: хыяллар