Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Әдәби сәхифә

Фәрһаткә

Көзнең күзләрендә зур сөенеч, Искитмәле гүзәл манзара. Җамалетдин мулла оныгының, Юбилее икән, лабаса. Авылыбызны икегә бүлеп аккан, Чынлы суы бары тубыктан. Ә юк икән, Фәрһат әллә ничә, Тирән җирләренә юлыккан. Шунда кычкырган ул дусларына, Үсим генә, булам мин моряк! Үсеп җиткәч 70 төрле һөнәр, Үзләштергән, куяр, дип ярап. Бамбук урманнарын...

Көзнең күзләрендә зур сөенеч,

Искитмәле гүзәл манзара.

Җамалетдин мулла оныгының,

Юбилее икән, лабаса.

Авылыбызны икегә бүлеп аккан,

Чынлы суы бары тубыктан.

Ә юк икән, Фәрһат әллә ничә,

Тирән җирләренә юлыккан.

Шунда кычкырган ул дусларына,

Үсим генә, булам мин моряк!

Үсеп җиткәч 70 төрле һөнәр,

Үзләштергән, куяр, дип ярап.

Бамбук урманнарын хәтерләткән,

Кукуруз басуына чапкансыз.

Чалбар балагына гарәбәдәй сары,

Чәкән тутырып өйгә кайткансыз.

Тозлы суда әниләр пешереп биргән,

Чәкән-тукмак тотып кулларда.

Без барабыз, бергә, бергә,-диеп,

Янә атылгансыз урамга...

Күрше-күләннәргә зыян китерә торган,

Шуклыкларны алар ташлады.

Артларыннан чапкан Сарбайлар да,

Аларга ияреп йөрми башлады.

Реклама

Койма аша сикереп, бакчаларга төшеп,

Алма-кыяр урлау юк инде.

Үрелеп өзеп сирин чәчәкләрен,

Сылуларга сузар чак килде.

Таш астыннан чыккан "сорви голова"лар,

Кай арада шулай үскәннәр?..

Алар әйтер сүзләр төнге урамга-

Гармун телләренә күчкәннәр..

Әллә ниләр вәгъдә иткән кебек,

Чакырып ала яшьлек урамы.

Рәхәтлек биреп җанны иркәли,

Әй, бу беренче мәхәббәт бураны.

Чынлы егетләре сынатмыйлар,

Сынатмадың син дә, энекәш.

Бер алманы бишкә бүлә белдең,

Бик күпләргә булдың чын иптәш.

Тирә-юньгә гармун моңы түгеп,

Сәяхәт ит еллар түренә.

Офыкларга илткән озын юллар,

Кыскармасын гомер-гомергә.

Кирәк чакта төп-тез атладың син,

Кирәк чакта иелә белдең син.

Тормыш дәрьясында йөзгән чакта,

Искитмәле оста моряк син!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: әдәбият