Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Әдәби сәхифә

Шәрәф Мөдәрриснең кызы Марс урта мәктәбендә кунакта булды

Шәрәф Мөдәррис - илебез азатлыгы өчен көрәшкән фронтовик шагыйрь, Ватаныбызның чын патриоты; шигырьләр, поэмалар, сонетлар авторы; тәрҗемәче; тугрылык, дөреслек, гаделлек өчен актив көрәшүче каләм остасы. Ул максатка омтылучан, тырыш, авырлыкларга каршы көрәшә белүче, нык ихтыяр көченә ия булган чын ир- егет.

Шәрәф Мөдәрриснең иҗат җимешләре белән авылыбызның ничә буыны тәрбияләнде . Аның шигырьләре аша дөньяны танып белергә, туган илгә тугрылыклы булырга, аны яратырга, хөрмәт итәргә, Ватаныбыз белән горурланырга өйрәндек.

Без татар теле һәм әдәбияты укытучылары дәресләрдә һәм сыйныфтан тыш чаралар үткәргәндә Шәрәф Мөдәррис иҗатын бик теләп кулланабыз. Милли - төбәк компоненты буларак тормыш юлын, иҗатын тирәнтен өйрәнәбез. Төрле темаларга конференцияләр үткәрәбез. Шәрәф Мөдәрриснең якты исәлегенә кичәләр, шигырь бәйрәмнәре оештырабыз. Шәрәф Мөдәррис безгә илһам чыганагы да бирә. Әдәби түгәрәкләрдә Шәрәф агага ияреп шигырьләр иҗат итәбез.

Авылдашыбыз язып калдырганча авылыбыз бүгенге көндә дә төзек, матур, чибәр, гөрләп яши. Авылыбыз яшәгәндә Шәрәф Мөдәрриснең якты истәлеге дә яшәр.

2 нче ноябрьдә Марс гомуми урта мәктәбенә Татарстан Яңа гасыр каналыннан күрсәтелүче "Әдәби хәзинә" тапшыруыннан фронтовик шагыйрь Шәрәф Мөдәррис турында тапшыру әзерләргә килделәр. Алар белән бергә Шәрәф Мөдәрриснең кызы Әлфия ханым да очрашуга килгән иде. Ул укучыларга Шәрәф абый турында истәлекләрен сөйләде. Бу очрашудан без бик күп яңалыклар алдык. Тапшыру 14 ноябрьдә , 13.00 да күрсәтелә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Шәрәф Мөдәррис