Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Әдәби сәхифә

Без–Тукайлы халык

Нәкъ Казан артында бардыр бер авыл - Кырлай диләр...

Татар теле һәм әдәбияты укытучысы Зифа Таҗетдинова безгә дөрес юнәлеш биреп, төрле бәйгеләргә әзерли, сәләтләребезне үстерә, туган телебезгә мәхәббәт тәрбияли. Күптән түгел мин Зифа Абдулловна җитәкчелегендә башкарылган фәнни-эзләнү эшләремне Габдулла Тукай мирасын өйрәнүгә багышланган "Без Тукайлы халык" III республикакүләм конкурсына тәкъдим иттем. Бәйге ике турда үткәрелде. Беренче тур нәтиҗәләре буенча җиңүче буларак, икенче турга чакырылдым. Конференция Арча районы Яңа Кырлай урта мәктәбендә үтте. Эшемне жюри бик актуаль һәм бик уңышлы дип тапты. Мин ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының дипломы белән бүләкләндем.

Шулай итеп, бөек Тукаебызны искә алу көннәре якынлашканда, миңа мәшһүр шагыйребез яшәгән Кырлайда үткәрелгән фәнни-гамәли конференциядә чыгыш ясап, Габдулла Тукайның әдәби-мемориаль музей комплексы белән танышырга, Бакый ага Урманче ясаган сыннарга сокланып, мәгълүматларымны киңәйтеп кайтырга насыйп булды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Габдулла Тукай