Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Әдәби сәхифә

Гөлсинә Алтынбаеваның “Тургайлар иленә” сәяхәт дигән яңа китабы дөнья күрде

Түбән Каракитә авылында гомер кичерүче, шигърият белән мавыгучы һәвәскәр шагыйрә Гөлсинә Алтынбаеваның "Тургайлар илендә" дип аталган яңа китабы дөнья күрде.

Әлеге китапта аның туган җиргә, әти-әниләргә, тормышка, мәхәббәткә булган хис-кичерешләре, хезмәте чагылыш таба. Соңгысына килгәндә райондашларыбызга үзенең иҗаты белән таныш булган әлеге шагыйрә, гомеренең озак елларын мөгаллимлеккә багышлавы белән дә хөрмәткә ия шәхесләрнең берсе.

Каракитә авылында туып, үсеп, шунда ук Марс урта мәктәбендә башлангычларга белем биргән укытучы ул. Шәхсән үзем дә беренче белем серләрен аның кул астында үткән кешемен һәм укытучыма бары хөрмәт хисләре аша гына карыйм.

Гөлсинә ханым Алтынбаеваның иҗат белән мавыгуы аның рухи тормышын бизи. Бүгенге көндә ул авылда дин-әхлак гыйлемнәрен халыкка җиткерү буенча да эш алып бара. Шулай да иҗатында күпчелек өлешне хезмәт еллары-укытучылар һәм укучылар алып тора. Аның иҗаты әдәбият сөючеләрнең дә күңел кылларын тибрәтми калмас дип уйлыйбыз. Китапханәләрдә, почта бүлекчәләрендә урын алган әлеге китап һәркемне "Тургайлар иленә" һичшиксез сәяхәткә алып чыгар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: китап