Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Әдәби сәхифә

Аксаков укуларында

2011 елның сентябрендә күренекле рус язучысы, тәнкыйтьче, дәүләт һәм җәмәгать эшлеклесе Сергей Тимофеевич Аксаковның тууына 220 ел тулды.

Аның тормыш юлы безнең республикабыз белән тыгыз бәйләнгән, шуңа да Татарстанда бу дата зурлап билгеләп үтелде. Уку елы башында Мәгариф һәм фән министрлыгы тарафыннан, язучы иҗатына багышланган бәйге игълан ителгән иде. Ул 3 этаптан торды, һәм аңа 16 декабрьдә Казан шәһәрендә йомгак ясалды. Безнең районнан да 4 укучы йомгаклау этабында катнашу бәхетенә иреште. Бу укучыларның эшләре, бәйгегә килгән 200дән артык эш арасыннан, иң яхшылар рәтенә кертелгән, һәм аларның авторларына үзләренең эшләрен презентацияләү хокукы бирелгән. 1 номерлы Иске Чүпрәле урта мәктәбенең 11 Б сыйныф укучысы Марат Фәхретдинов (җитәкчесе Э.Л. Мөхетдинова ), Шланга урта мәктәбенең 11 сыйныф укучысы Илназ Нәүметов (җитәкчесе Ш.Р.Таҗетдинов), Алёшкин-Саплык урта мәктәбенең 10 сыйныф укучысы Любовь Антонова (җитәкчесе Г.И Шәрәфетдинова), Хорновар-Шигали урта мәктәбенең 11 сыйныф укучысы Элеонора Михайлова (җитәкчесе И.Н. Кузнецова) башкаланың 143 нче мәктәбе базасында үткәрелгән "Аксаков укуларында" катнашып, жюри әгъзалары алдында шәхсән чыгыш ясадылар. Өч укучының эше Мәгариф һәм фән министрлыгының Мактау Грамоталарына, ә Марат Фәхретдиновның эше, җиңүче дип табылып, I дәрәҗәле Дипломга лаек булды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев