Туган Як
  • Рус Тат Чув
  • Чүпрәленең легендар шәхесләрнең берсе - Вагиз Алиуллов

    Андый кешеләр дистә елларга бер генә туа

    Быел Чүпрәле районы оешуның 90еллыгы билгеләп үтелә һәм шуңа бәйле рәвештә аның легендар шәхесләре искә алынырга тиештер, дип уйлыйм. Ә андый легендар шәхесләрнең берсе - Вагиз Сибатуллович Алиуллов. Аның вафат булуына 15 ел вакыт үтте, ә кешеләр аның турында әле дә искә ала, ярдәмчел булуы һәм барысын да ничек булдыра алганлыгы турында гаҗәпләнеп сөйли.

    Ул 1949 елның  21 декабрендә Чүпрәле районының Кече Чынлы авылында гади крестьян гаиләсендә туа. Югары белемле, оста спортчы. Армия хезмәтен тәмамлап кайткач, ныклап торып Чүпрәле районының төрле хуҗалыклары: Фрунзе, Калинин исемендәге, “Россия” колхозларында җитәкчелек вазифасын башкара ул. Кайда гына эшләмәсен, яшь, энергияле җитәкче эшкә баш-аягы белән “чума”. Ул идарә иткән хуҗалыкларда машина паркы, терлекчелек комплексы, ашлык туплау хуҗалыгы, автопарк һәм башкалар тулысынча яңартыла, күп кенә төзелешләр алып барыла. Нәтиҗәле хезмәтен исәпкә алып, аңа «Татарстан Республикасының Атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре» исеме дә бирелә.

    1998 елда Вагиз Сибатулла улын район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы итеп билгеләү турында карар кабул ителә.  90 нчы еллар уртасыннан авыл хуҗалыгы өчен авыр вакытлар килде, хуҗалыкны алып баруның бөтен системасы җимерелде, дәүләт ярдәме берничә кимеде, акчалар алмаштырылды, бартер килешүләре төзү башланды, күп хуҗалыклар хезмәт хакын түли алмады. Шул исәптән, терлекләрнең баш саны кимү, чәчүлек өчен орлык җитмәү дә башланды. Һәм шушы, иң  катлаулы чорда ул районның бөтен авыл хуҗалыгы тармагын җитәкләде. Көн-төн хуҗалык җитәкчеләренә эшне ничек оештырырга кирәклеген аңлатты, кайсы юнәлештә эшләргә кирәклеген күрсәтте, шул ук вакытта технологиянең бозылмавын да контрольдә тотты. Кризис шартларында да авыл хуҗалыгын стабиль яшәтү өчен мөмкин булганның барысын да эшләде. Ә бу вакытта Ульяновск өлкәсендә һәм Чувашиядә колхозлар күз алдында таркалып юкка чыга иде. Боларның барысын да исәпкә алып, ул вакытта республика дәрәҗәсендә авыл хуҗалыгына  инвесторларны җәлеп итү һәм артта калучы хуҗалыклар базасында агрофирмалар төзү карары кабул ителә.

    Биредә дә агрофирмага җитәкчелек итүгә Вагиз Алиуллов кандидатурасына тукталалар. Ул да ризалык бирә. Әмма Вагиз Сибатуллович өчен бу гади генә карар түгел иде: агрофирмага иң артта калган җиде хуҗалык керде, аларга асфальт юллар да һәм һәркайда яңадан тәртип урнаштырырга кирәк иде.  Хуҗалык итүнең дә бөтен системасы үзгә – яңача: фермалар эреләндерелә, үзәкләштерелгән бухгалтерия булдырыла, чәчү мәйданнарының структурасын өстән төшерелә, авыл хуҗалыгы культураларын үстерү технологиясе үзгәртелә. Шикәр чөгендере мәйданнары күп тапкырга арта, көзге һәм язгы бодай, шул ук вакытта терлек азыгы мәйданы да, киметелә. Шикәр чөгендере өчен 1000 кг/га минераль ашлама, көзге бодай өчен 300 кг/га минераль ашлама кертелә. Ә күпьеллык, берьеллык үләннәргә ашламалар бөтенләй кулланылмый. Болай эшләргә ярамаганлыгын исбатларга, ышандырырга туры килә тәҗрибәле җитәкче Вагиз Сибатулловичка. Үз сүзендә торып һәм үз дигәнен итеп кыска гына вакыт эчендә хуҗалык алып баруның нәтиҗәле системасын булдырды ул. Планнары да зур һәм амбициоз иде аның.

    Тик дөнья без фаразлаганча гына бармый шул. Вагиз Алиуллов та янып-яшьнәп эшләп йөргәндә юл фаҗигасенә юлыкты.  2015 елда булды ул хәл  һәм фаҗигале үлем куып тотканда аңа нибары 54 яшь иде.  Аның китүе шулкадәр көтелмәгән иде ки – ышанмадык та. Дистә елларга бер туа торган кешесен шулай итеп югалтты район.

    Илгиз Азизов

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: