Туган Як
  • Рус Тат Чув
  • Зур Чынлы авылында  гомер кичерүче Мәгъсүма апа Алимованың тормыш юлы китап итеп язарлык

    Сугыш михнәтләрен дә, ачлык газапларын да, якыннарны югалту хәсрәтләрен дә күп күргән ул.

    Язмыш аны кечкенәдән сынаган. Тормышта ни генә күрсә дә, ул һәрвакыт олы җанлы, көр күңелле булып калган.  Язмыш сынаулары аны сындырмаган, киресенчә,  чыныктырган, көчле булырга өйрәткән. 90 яшен тутырса да, ул һаман  ачык йөзле, тиктормас, тынгысыз җан.  “Хәрәкәттә — бәрәкәт”, — дип яши.

    Мәгъсүма апа  1930нчы елда  гаиләдә беренче бала булып дөньяга килә. Берничә елдан ике энесе туа, ләкин ачлык, ялангачлык, фәкыйрьлек аркасында, 1937нче елда  ике малай да үлеп китә. Нәни Мәгъсүма да үлем тырнагыннан чак котылып кала.

    1940нчы елда  Мәгъсүма апалар гаиләсе,  бәхет эзләп, Донбасс якларына чыгып китә. Гаилә башлыгы шахтага эшкә урнаша,  ләкин бәхет дигәннәре генә күренми. Озак та үтми, Бөек Ватан сугышы башлана. Мәгъсүма апаның әтисе сугышка яраксыз дип табыла. Гаилә яңадан туган авылына кайтып төшә. Нәни Мәгъсүма мәктәпкә укырга керә, бик тырышып укый, беренче сыйныфны бик яхшы билгеләргә генә тәмамлый. Шуның өчен “шотландка” дип йөртелә торган шакмаклы тукыма белән бүләкләнә. Шатлыкның иге-чиге булмый, бәлки әле бик матур күлмәк тә тектереп бирерләр үземә, дип сөенә гомерендә бер тапкыр да яңа күлмәк киеп карамаган кыз бала. Ләкин чәчүлек орлыкны каян юнәтергә белмәгән акчасызлыктан интеккән гаилә озак уйлап тормый– тукыманы күрше чуваш авылына илтеп сата да, акчасына 5 пот  (90 кг)чәчүлек орлык бәрәңгесе ала. “Шотландка күлмәк”  кызның хыялы гына булып кала.

    “Бала вакытыбыз авыр елларга туры килде. Эш күп булды, олылар белән бер рәттән  эшләргә туры килде. Гомумән, эштән кайтып кермәдек сугыш вакытында. Тик иң ныгы — ачлык үзәккә үтте. Нужаны бик күп күрдек инде”, — дип искә ала үткән елларын  авылдашым. Ачлы-туклы тормыш сугыштан соң да дәвам итә. Илне күтәрү нәкъ менә Мәгъсүма апалар буынына туры килә. Ачлык, сугыш, балачактан ук көнне-төнгә ялгап эшләүләр Мәгъсүма апаны тагын да ныгыта.

    Үсеп буй җиткәч сугыш ветераны Мирзаҗан белән тормыш корып җибәрәләр.  Бер-бер артлы җиде  балалары туа. Тырыш ир белән хатын  яңа өй  җиткереп керәләр. Тормыш үз җаена ага тора. Ләкин тигезлектә озын гомер кичерү насыйп булмый аларга. 23ел бергә яшәгәннән соң ире үлеп китә, Мәгъсүма апа бер кочак баласы белән тол кала. Ничек итсә итә, кеше арасында балаларын ким-хур итеп үстерми ул. Көндезләрен чөгендер басуында бил бегә, кичләрен идарәдә  кизү тора.  Төннәрен дә йокламый: йон эрли, бияләй, оекбаш, шәл бәйли. Зур Чынлы авылында иң оста шәл бәйләүчеләрнең берсе булып таныла.

    Толлык ачысы  белән сынаулар бетми әле,  Мәгъсүма апага җир йөзендәге иң авыр сынау -  бала хәсрәтен дә күрергә язган була. Аның биш улы бер-бер артлы якты дөньядан китеп бара. Халыкта шундый әйтем бар:  “Иң бәхетле кеше — әти-әнисен соңгы юлга озатып елаганы, иң бәхетсезе – үз баласын соңгы юлга озатып күз яше түккәне.”  Мәгъсүма апа  биш баласын җир куенына сала, балдан татлы ике оныгын да соңгы юлга озатырга туры килә авылдашыма. Бу вакытта инде әнисе белән әтисе дә гүр ияләре була. Аларны да җир куенына Мәгъсүма апа озата, әтисенең икенче хатыны булган Сара апаны да якын күрә,  аны уналты  ел дәвамында үз йортында карап, тәрбияләп тора, соңгы юлга озата. Сынаулардан, кыенлыклардан торган гомер дигән олы сәфәр юлы шулай уза тора.

    Бүгенге көндә Мәгъсүма апа килене тәрбиясендә яши. Шушы көннәрдә тормышны бергә тарткан, бер түбә астында гомер кичергән баласы Рәхимҗанының ел ашын үткәргәннәр. 

    Шулкадәр кайгы-хәсрәт күрсә дә, сабыр була белгән, сынмаган, сыгылмаган, бер вакытта да төшенкелеккә бирелмәс Мәгъсүма апага сокланмый мөмкин түгел. Аның йөрәге ничек түзә икән:  сабырлыкны, түземлекне, рухи көчне, күңел тынычлыгын кайдан ала икән?!

    Алдагы көннәрендә дә Мәгъсума апага якыннарының һәм авылдашларының   кадер-хөрмәтен тоеп, яшьләр өчен тормышны сөю, көр күңелле була белү үрнәге булып,  хәерле гомер кичерергә насыйп булсын иде.

    Гөлфирә Алимова,  Зур Чынлы авылы.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: