Туган Як
  • Рус Тат Чув
  • Сугыш хатын-кыз йөзле түгел: Чүпрәледән Суфия апа урман кискән

    “90 яшь сиңа, дип әйтәләр, мин ул елларны яшәмәгән дә кебек,- ди Суфия апа Хәйруллина. –Авырлыкларын да күп күрдек инде, югыйсә”.

    Нишлисең, сугыш чоры кешеләрен язмыш иркәләмәгән. Суфия апалар да тугыз бала арасыннан картлык чорларын күрү бәхетенә алтысы гына килеп җитә алган. Сугыш башланган чорга күзләре сукырайган әтиләрен фронтка чакырмаганнар. Ә “быелга игенегез җитәрлек, икенче елга ничек тә түзәрсез, өченче елга инде үзем кайтам”, -дип армия хезмәтенә киткән Абдулла абыйлары танкист буларак, сугышның эченә беренче көннәрдә үк керә. “Кайтам”, дип ышандырган булса да, хәбәрсез югалуы турында язу гына килә. Әтиләре Атаулла 1943 елда үлеп китә. Әниләре Мәрфуга да аннан калып озак тормый. Дөм ятим калган гаилә балаларыннан иң өлкәне Әминә үзеннән кече сеңелләренә һәм энеләренә ярдәмче була.

    Сугыш елларында әнисе белән Факия апасының окоп казырга киткәннәрен, үзенә инде ун яшеннән үк МК дип аталган иген ургыч техника тирәсендә эшләп йөрергә туры килгәнен яхшы хәтерли. “Өлкәнрәкләр төртеп йөртә, кайвакыт атлар тарта иде шул МКны”, ди Суфия апа.

    Авылда юклык. Авылда гына түгел, һәр өйдә юклык хөкем сөрә. Күп балалы гаиләләрдә бигрәк тә. Ә Атаулла абыйның ятим калган биш кызы тамакларын туйдырыр өчен кайда нинди эш бар шуңа барып тотына, көн итүнең нинди юлы бар – шуңа алына. Көрәк белән ындыр басалар алар, туфрак эчендә сакланып калган черек бәрәңгеләрне алып кайтып киптерәләр, чәчелмичә калган басудан әрем уралар, аны да киптерәләр, мичкә ягып җылыну өчен. “Якын тирәдәге кычытканны ашап бетергәннән соң, елга буйларына китә идек”, -дип сөйли Суфия апа.

    Казахстанга барып балчыктан кирпеч сугулары, Сталин үлгән елларда Киров якларында урман кисүдә булулары да исендә аның. “Урманнан барыбызны да килеп алдылар, дәшмиләр. Курку алды, тагын сугыш башланганмы, дип торабыз. Клубка җыйдылар. Ә түрдә кара тасма белән уратып алынган Сталин портреты тора. Бик елаган идек шунда”, -ди. 

    Адәм башы ниләр генә күрсә дә яшәүдән бизми. Суфия апа да районга килеп эшкә урнаша. Яшәү өчен бер апага фатирга керә. Шушы апа аның кайнанасы да булып китә соңыннан. Рифкатеннән ул ике баласын таба. Кызганычка каршы, Рифкате дә, улы  да иртә үлеп китә. Суфия апа 31 ел буе редакциядә эшли. Авыл тормышыннан аерылмый, тулай торакта яшәсә дә, сарыкларын да асрый, туган авылына йөреп бакчасын үстерә, ындырын чәчә, кияүгә китмичә картаеп барган апаларына ярдәм итеп яши. Кул эшләренә дә бик уңган Суфия апа. Аның белән озак еллар бергә эшләгән Галина Гаврилова оекбаш бәйләргә Суфия апа өйрәтүе турында сөйли. Өйрәтеп кенә калмыйча, төне буе бәйләп чыккан кул эшләнмәләрен дусларына тарата да әле ул.

    Бүгенге көннәрен исә Суфия апа кызы Ләйсән, кияве Илдар, оныклары Ильнара, Айзилә белән тыгыз элемтәдә үткәрә. Алар аны бик яраталар, хөрмәт итәләр. Булышып торганы, барлыгы өчен рәхмәт әйтеп, озын һәм саулыклы гомер генә телиләр.

    90 яшендә дә йөгереп йөргән, үз акылында-көчендә булган Суфия апага карап сокланмаган кеше юктыр районда. Эчендә начарлык йөретмичә, шәфкатьлелек, һәркемгә булышырга теләп яшәү аңа шундый энергияне бирәме, әллә башка төрле сәбәбе бармы, аңламассың. Суфия апа исә үзе: “Әти-әни кыска гомерле булды, бәлки аларныкын миңа өстәгәндер Ходай, -ди, бу уңайдан. – Ә бәлки яшь вакытта ашаган кычытканнар, тамакның һәрвакытта ач булуы сәбәпчедер”, -дип көлә. Яшәргә сәбәпләр күп булсын иде, сугыш кичкән буынга.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: