Туган Як
  • Рус Тат Чув
  • Кече Чынлы авылында яшәүче тыл ветеранын 90 яшьлеге белән котладылар

    Бүген 21 март көнне Кече Чынлы авылында яшәүче тыл ветераны Җәләлдинова Кәшифә Самиулла кызына 90 яшь тулды.

    Аны район башлыгы урынбасары Алексей Ярухин һәм авыл җирлеге башлыгы Гомәр Халитов котлады.
    Кунаклар РФ Президенты исеменнән котлау хаты һәм район башлыгы Марат Гафаров исеменнән бүләк тапшырдылар. Нык сәламәтлек, туганнарының һәм якыннарының игътибарын теләделәр.
    Язмыш юбилярга күп сынаулар бирә. Әтиләре вафат була, аннан соң әниләре бакыйлыкка күченә. Гаиләдә ул 16 яшендә иң олысы булып Кәшифә кала. Аннан соң тагын өч сеңлесе була. 
    Кәшифә апа тормышка чыга, аннан бер-бер-артлы туганнарын да күзле-башлы итәләр. Бүген аның бердәнбер сеңлесе  генә исән. Алар ире Кыям белән 5 бала үстергәннәр. Барлык балалар да авылда яши. Белем алганнар, алар арасында укытучылар да бар.
    Кәшифә апа улы Мансур һәм килене Дания белән яши. Төгәлрәге, Кәшифә апаның туган йортында өч буын гомер итәләр, дүртенчесе үсеп килә.  
    Кәшифә апа динле кеше, намаз укый. Юбиляр кунакларга, балаларына һәм оныкларына бик шат булды. Хөрмәт өчен рәхмәт сүзләре җиткерде.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: