Туган Як
  • Рус Тат Чув
  • "Давылларга каршы барырлык көч булган",-ди Иске Чокалыдан Рузалин апа

    Элеккеге тормыш, колхозлар чорын искә төшергәндә күз алдымда гел бер төрле күренеш яңара: төшке аш вакытында йөгерә-йөгерә өенә кайтучы һәм 15 минутлап вакыт үтүгә кире эшенә ашыгучы кърше апа.

    Нигә шулай 15 минут өчен кайтып йөри идең соң, - дип сорадым мин аннан еллар үткәч.

    Балалар бар бит, алар ашаган-эчкәнме икәнлеген белергә дип кайта идем шул шулай. – Өйдә тыныч икәнлекне белгәч, бөтенләй башка бит ул, -дигән иде Рузалин апа Шәрәпова.

    Өлкәннәребезнең тормышы шулай, үзләре әйтмешли “партия кушканча” яшәп узган. Иске Чокалы авылында туып-үскән һәм шунда гомер кичергән Рузалин апа Шәрәпова да коммунист иде ул заман. Эшлекле һәм һәръяктан үрнәк хатын-кыз булганлыктан авыл Советы депутаты итеп әллә ничә тапкыр сайланган. Район Советы депутаты буларак та күп кенә әһәмиятле мәсьәләләрне хәл итәргә туры килгән аңа.

    Гомумән, Сабирулла белән Мәрфүга Айзәтулловларның белары өчесе дә: Рубинәсе (Иске Чокалы авылында аның исемендә мәдрәсә бар), Рузалин һәм Нариманы уңган, эш сөючән кешеләр булып җитешәләр. Араларында Рузалин апа авыл тормышын үз итә. Сугыштан кайтмаган Сабирулласын. (әтисе сугышка киткәндә Рузалинга да нибары 8 яшь кенә була) көтә-көтә балаларын үстергән әнисен ялгызы гына калдырасы килми аның. Хәер, авылда да эш җитәрлек бит. “Чишмә” колхозына эшкә чакырып торалар. Яшь кенә булса да үз сүзе, үз фикере булган кызга колхозда нинди җаваплы участок бар, шунда эшләргә туры килә. Ә иң күп елы үлчәүче вазифасында үтә. “Чишмә” колхозының бик җитди бухгалтеры Нотфулла Низамов та: “Рузалин кулы аша үткән булса, граммы да дөрес була инде аның” дия торган була.  

    Кешенең дә, колхозның да тиененә дә кагылмаган, үзенә тиешсез малда күзе булмаган кыз бары тик үз көченә таянып яши тормышта. Рифкать исемле егеткә кияүгә чыгып, бер-бер артлы дүрт баласын таба. Аларны да эшләргә өйрәтеп үстерә. Мал-туар бик күп иде алар йортында. Ындыр тутырып бәрәңге чәчәләр. Ата-ананың икесе дә эштә булган йортта, билгеле инде, балаларга да вазифалар бүленгән – кемдер ашарга пешерә, кемдер өй җыештыра, терлек карый, бакчада эшли. Һәм бер таләп-кагыйдә үтәлергә тиеш – әти белән әнинең эштән кайтышына ашың пешкән, өең җыештырылган булсын!

     Кызлары: “Усал иде безнең әни, әмма гадел усал иде, -диләр, – сер сакларга, акча тотарга, эшне яратып эшләргә без аннан өйрәндек,  шундый иттереп тәрбияләгәне өчен рәхмәт”, - ди олы кызы Резедә.

    Бүгенге көндә дә әни кеше Казанда, шушы кызында яши. Хөрмәтле ананың игелекле балалары кадерләп кенә торалар үзен. Рузалин апа да район яңалыклары, аның кешеләре тормышыннан хәбәрдар булу өчен шәһәрнең иң зур полиграфия комплексында цех җитәкчесе булып эшләүче кызыннан район гәзитен кайтарттыра. Андагы барлык язмаларны да укый.

    Без инде сугыш чоры балалары, авырлыкларны күп күрдек. Әмма, үкенмим. Давылларга каршы барырлык көч булган, -ди Рузалин Шәрәпова узган гомере турында сөйләгәндә.

     

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: