Туган Як
  • Рус Тат Чув
  • Чүпрәледә хезмәт ветеранын юбилее белән котладылар

    Хезмәткә багышланган гомер

    Кешене эшенә, куйган хезмәтенә карап бәялиләр. Үз һөнәренең бөтен нечкәлекләрен белгән, һәрвакыт ярдәмгә килергә әзер булган шәхесләр зур хөрмәткә лаек. Язмамның герое Виталий Николаевич Прищельцев та шундый шәхесләрнең берсе.

    1940 елның 7 августында Яңа Элмәле авылында дөньяга килә ул. Аның балачагы сугыш, үсмер чагы сугыштан соң илне торгызу елларына туры килә. Яшьтән үк хезмәт белән чыныгып, ачлыкны да, юклыкны да күреп үсә ул. Яшьтән үк белемгә омтылуы аны Казан кооперация техникумына алып килә, соңрак исә Мәскәү кооперация институтын да тәмамлый ул. Армия хезмәтен дә дүрт ел үтәргә туры килә аңа. Ватан алдындагы изге бурычын үтәп кайткач та, күпләр кебек тугын ягын ташлап китми, биредә төпләнеп кала. Башлап туган авылындагы кибеттә сатучы булып урнашса, соңрак белемле яшь белгечне район кулланучылар җәмгыятенә бухгалтер итеп чакыралар. Үзенең бар тырышлыгын, белемен куеп, хезмәтен намус белән башкаручы белгечкә райпо җитәкчелеге баш бухгалтер вазифасын тәкъдим итә. Гади сатучыдан башлап, үз тырышлыгы, алган белеме нәтиҗәсендә үрләр артыннан үрләр яулап, район кулланучылар җәмгыяте җитәкчесе вазифасына кадәр күтәрелә ул.

    Тынгысыз хезмәте, кешеләр белән уртак тел табып эшли белүе, коллективны бергә туплап, бер сулышта эшләргә, район кулланучылар җәмгыятен республика районнары арасында алдынгы урыннарга чыгарырга мөмкинлек бирә аңа. Виталий Николаевичның намуслы хезмәте төрле елларда Мактау Грамоталары, Рәхмәт Хатлары белән бәяләнә.

      Әлбәттә,  үзеңне бөтен барлыгың белән хезмәткә багышлау өчен артыңда ышанычлы тылың булу кирәк. Яшьли табышып, кавышкан тормыш иптәше Александра Архиповна белән алар бер-берсен ярты сүздән аңлап, килешеп яшиләр. Бер-бер артлы биш балалары: Георгий, Светлана, Татьяна, Андрей һәм Алексей туа. Балаларының барысына да югары белем бирергә һәм тормышта үз урыннарын табарга ярдәм итәләр.

    Инде дүрт балалары үзләре дә гаилә корып, әти-әниләренә оныклар да бүләк итәргә өлгергәннәр. Бүген  Александра Архиповна һәм Виталий николаевичның 7 оныгы һәм бер оныкчыклары бар. Бәйрәмнәрдә, ял көннәрендә аларның өе гөрләп тора, балалары кайта, кунаклар өзелми бу кунакчыл йорттан. Сеңелесе Нина, балалары да абыйсы һәм әтиләренең туган көне уңаеннан җыелганнар иде. Виталий Николаевичны олы юбилее белән тәбрик итәргә ветераннар советыннан Рөстәм Хәмидуллин, Иван Борисов, Роберт Закиров, Рифкать Бахитов һәм Җәүдәт Мөдәрисов килгән иде. Алар юбилярга Рәхмәт хаты һәм бүләкләр тапшырдылар. Кунаклар хөрмәтле ветеранга гаилә бәхете, балалар игелеге, саулыклы озын гомер теләделәр.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: