Туган Як
  • Рус Тат Чув
  • Чүпрәле өлкәне картлар йортында юбилеен билгеләп үтә

    Тәтештәге өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында яшәүче өлкәннең юбилеена кунаклар килде.

    Бүген 2020 елның 15 январенда Чүпрәле районы өлкәне  Мөшәрәпова Вәсыйфа Санатулла кызына 90 яшь тулды. Тәтеш районындагы өлкәннәр өчен интернат-йортына аны котларга район башлыгы урынбасары Алексей Ярухин һәм Марс авыл җирлеге башлыгы Рафикъ Җамалетдинов килделәр. Алар аңа РФ Президенты исеменнән котлау һәм район башлыгы исеменнән бүләк тапшырдылар.
    - Сугыштан соңгы елларда күрсәткән хезмәтләре өчен Сезгә рәхмәт сүзләрен җиткерәбез, - диде Алексей Ярухин, сәламәтлек һәм иң яхшы теләкләр теләп.
    Мөшәрәпова Вәсыйфа Санатулла кызы Түбән Каракитә авылында туган һәм үскән. Гомере буе колхозда эшләгән. 
     Аның гаиләсе дә, якын туганнары да юк. 
    2019 елның ноябрь аеннан у йорт-аның икенче гаиләсе. Биредә җылы һәм уңайлы, тәрбия дә үзенчәлекле. Моның өчен ул бик рәхмәтле.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: