Туган Як
  • Рус Тат Чув
  • ТР Икътисад министрына Чүпрәледә "Ультраозон" дезинфекция кабинасын тәкъдир иттеләр

    Мидхәт Шаһиәхмәтов Чүпрәле предприятиеләре эшчәнлеген югары бәяләде.

    Чүпрәле районына эш визиты белән ТР икътисад министры Мидхәт Шаһиәхмәтов килде. Беренче эш итеп министр район башлыгы Марат Гафаров белән бергә районның визит карточкасы булган «Государев Амбар» җәмгыятендә булды. Министр предприятиенең эш барышы белән танышты, хезмәт коллективы белән аралашты.

    Элеватор 80 мең тоннага якын ашлык кабул иткән

    Предприятие эшчәнлеге турында директор Васил Сәлахов сөйләде. Ул билгеләп үткәнчә, бүгенге көндә элеватор 74 мең тонна ашлык кабул иткән. Элеваторның үзенчәлеге булып автоматлаштыруның югары дәрәҗәсе тора. “Хәзер кул хезмәте мөмкин кадәр минимальләште", - дип билгеләп үтте директор. Элеватор белән идарә итүнең автоматлаштырылган системасы барлык җитештерү процессларын — кергән продуктны кабул итү һәм анализлаудан алып кулланучыга җибәргәнче реаль вакыт режимында контрольдә тота.

    Директор сүзләренә караганда, элеватор көн саен 200 һәм аннан да күбрәк техника кабул итә. Төп эшчәнлек – бөртекле культуралардан он җитештерү, нигездә, предприятие бодай, арыш оны һәм катнаш азык җитештерә. Предприятиедә 250гә якын кеше даими нигездә эшли, сезонга эшчеләр саны 300гә җитә. Кызу чорда элеватор хезмәткәрләре өч сменада ялсыз эшлиләр.

    –Эш урыннары бар һәм алар тотрыклы. Бүгенге вәзгыять шартларында бу аеруча мөһим. Татарстан – Россиядә алдынгы төбәкләрнең берсе. Нинди генә тармакны алсак та, без беренче бишлектә. Бу эштә сезнең дә зур өлешегез бар. Авыл хуҗалыгыүсешендә сез фидакарь хезмәт куясыз. Коронавирус пандемиясе белән бәйле рәвештә, күп кенә оешмалар үз эшчәнлеген туктатырга мәҗбүр булды. Сезгә киләчәктә дә уңышлар телим, - диде министр.

    Кайнар икмәк сату кибетләре булачак

    Аннары Мидхәт Шаһиәхмәтов икмәк заводында булды. Предприятие үз эшчәнлеген бер ел элек башлап җибәргән иде һәм әйтергә кирәк, уңышлы дәвам итә. Министр икмәк заводының  эш күләме белән танышты, продукция ассортименты һәм сату белән кызыксынды.

    –Бүгенге көндә без 1,5-2 тоннадан артык икмәк пешерәбез һәм аны  районның барлык торак пунктларына сәүдә нокталарына таратабыз. Шулай ук, төрле камыр ризыклары, кондитер әйберләре пешереп, мәгариф учреждениеләренә җибәрәбез. Кызганычка каршы, быел коронавирус белән бәйле рәвештә, мәктәпләр дистанцион укыту форматына күчтеләр һәм әлеге хезмәтебез тукталды. Яңа уку елыннан әлеге юнәлешне яңартырга планлаштырабыз.  Шулай ук район үзәгендә кайнар икмәк сату буенча ике сәүдә ноктасы ачу да планлаштырыла. Автолавкалар даими эшләп тора, - дип сөйләде икмәк заводы эшчәнлеге турында җитәкчесе  Альфред Низамов.

    Цеолит чит илләргә дә озатыла

    Чүпрәле районында яңа юнәлешләрнең берсе булып, песиләр бәдрәфе өчен тутыргычлар фасовкалау тора.Ул өч төрле формада чыгарыла. Җитештерү белән "Идел буе Цеолиты" җәмгыяте шөгыльләнә.

    "Идел буе Цеолиты" җәмгыяте генераль директоры Мансур Яруллин уникаль табигый казылма, цеолит куллануның төп юнәлешләре белән таныштырды.

     –Файдалы казылма буларак цеолитлар сәнәгатьтә һәм авыл хуҗалыгында гаять киң кулланыла. Алар нефть химиясендә, эчә торган һәм техник суларны чистарту, радионуклидларны чыгару, катализатор сыйфатында, төзелештә, авыл хуҗалыгында–туфракны яхшырту өчен, ашлама сыйфатында, хайваннарны тукландыру өчен һ. б. кулланыла, - дип билгеләп үтте Яруллин. "Идел буе Цеолиты" җәмгыятенең фасовкалау цехында (ул элеккеге "Сельхозтехника" территориясендә урнашкан) цеолит Татар Шатрашаны ятмасы территориясендәге заводтан зур капчыклар белән китерелә. Монда вибробункерларда, термоаппаратларда өстәмә эшкәртү уза. Әзер продукцияне пакетларга тутыралар һәм фураларга төяп озаталар. 

    Җитәкчелек сүзләренә караганда, продукциягә ихтыяҗ зур, көненә 3-4 шундый фура Россия буенча һәм хәтта якын чит илләрнең эре кибетләрләренә озатыла. Министр бу юнәлештә җитештерүне киңәйтергә һәм әлеге продукцияне сату өчен киң спектрлы гамәлләр кулланырга киңәш итте, уңышлар теләде. 

    Маскадан алып, чәйгә кадәр җитештерелә

    «Чүпрәле» сәнәгать паркы да министр игътибарыннан читтә калмады. Бүгенге көндә паркта җиде резидент уңышлы эшчәнлек алып бара, барлыгы ун резиденттан гаризалар кабул ителгән. Мидхәт Шаһиәхмәтов үз эшчәнлеген уңышлы гына алып баручылар һәм үз эшчәнлеген әле яңа гына башларга җыенучылар белән дә танышты. Соңгыларның берсе-техник крахмал, металл әйберләр җитештерү, моннан тыш, быел сәнәгать зонасы территориясендә сөт кабул итү пунктын эшләтеп җибәрү планлаштырыла. Бүгенге көндә бина тулысынча төзелгән, җиһазларның кайтуы көтелә.

    Сәнәгать территориясендә «Формпласт» җәмгыяте уңышлы эшли. Әлеге җәмгыять сәнәгать зонасына иң беренчеләрдән булып кергән һәм пластик капкачлар җитештерүне ачып җибәгән иде.

    Быелгы пандемия шартларында алар үз эшчәнлекләрен үзгәртеп, тиз арада кирәкле булган медицина маскалары, бахилалар һәм махсус киемнәрне тегүгә керешәләр. Алга таба предприятиенең планында тегү цехын киңәйтү, шулай ук балалар, танып-белү уен эшләнмәләрен җитештерү кралаган. Быел алар, шулай ук, иван-чәй һәм дару үләннәрен ферментацияләү цехын да ачып җибәрделәр.

    Эш визиты кысаларында предприятие җитәкчесе Евгений Попов министрга «Ультраозон» дезинфекция кабинасын тәкъдир итте. Попов сүзләрендә, әлеге кабина Россиядә дә ике төбәктә: Ростовта һәм Дмитровградта гына җитештерелә икән. Киләчәктә алар Татарстанда да җитештерүне җәелдермәкчеләр, ә аның үзәге булып –“Чүпрәле” сәнәгать паркы булачак. Аппаратта ультрашәмәхә нурлар озон газы белән бергә кулланыла, кеше өчен зарары юк, киресенчә файдалы гына. Башка саклау чараларыннан аермалы буларак, кабинада ис юк.

    “Дезинфекция кабинасы өс киемендәге һәм кеше тәнендәге вируслар, микроблар һәм бактерияләрнең киң спектрына каршы көрәшнең нәтиҗәле чарасы булып тора. Шулай ук, кабинаны предприятие, заводларларда кулланырга мөмкин "- дип билгеләп үтте Попов һәм "министрга беренчеләрдән булып “Ультраозон”ны сынарга" тәкъдим итте.

    Резидентларның эшчәнлеге Мидхәт Шаһиәхмәтов тарафыннан югары бәяләнде. Моннан тыш, министр биредә «Солнечный круг»  җәмгыяте директоры Булат Иблямов җитәкчелегендә уен комплекслары һәм балалар уен мәйданчыклары өчен элементлар әзерләү белән дә танышты. Балаларга  уен мәйданчыклары өчен җиһазлар барлык ГОСТ нормаларын үтәп җитештерелә. Министр әлеге эшчәнлекне үстерергә һәм республикада гына түгел, башка төбәкләрдә дә төрле күргәзмә ярминкәләрендә һәм чараларда тәкъдим итәргә киңәш итте.

    Проблемаларны уртага салып сөйләштеләр

    Министрның эш визиты ахырында район Башкарма комитетында бизнес вәкилләре белән очрашу булды, анда шулай ук Федераль салым хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча 8 нче номерлы районара инспекциясе башлыгы Алексей Путин да катнашты.  Район башлыгы Марат Гафаров районда икътисади активлык, яңа проектлар, шулай ук пандемия шартларында аеруча зыян күргән предприятиеләргә ярдәм итү чаралары турында сөйләде, районда алар 74тән артык булган.

    Район башлыгы, шулай ук,  мәшгульлек өлкәсендәге хәлләр, вакансияләр турында әйтеп үтте. Әйтик, районда бүген «Идел буе Цеолиты», «Государев Амбар», «Җылы йорт» приюты һ.б. оешмаларга хезмәткәрләргә кытлык бар. 

    Мидхәт Шаһиәхмәтов очрашуда катнашучыларны ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов ярдәме белән гамәлгә ашырыла торган яңа ярдәм чаралары, шулай ук пандемия шартларында эшләнгән яңа программалар белән таныштырды.

    Кайбер ярдәм чаралары тәмамланды, кайберләре эшләвен дәвам итә, ә кайберләре эшләнә. Шундый универсаль программаларның берсе "Перезагрузка" дип атала, аның ярдәмендә ташламалы кредитлар тәкъдим ителәчәк. Якын арада программа игълан ителәчәк. Әлеге программалардан максималь файдалануыгызны телим. Без һәркемгә дә ярдәм итәргә әзер, бигрәк тә бизнеска үз керемнәре белән керүчеләргә, - диде министр.

    Марат Шаһиәхмәтов эшмәкрләрнең проблемаларын тыңлады һәм аларны борчыган барлык сорауларга җавап бирде. Алар арасында көнкүреш каты калдыкларны чыгару, электр энергиясенә ташламалар, салым хезмәте юнәлешендәге мәсьәләләр бар иде. Очрашу ачык диалог формасында оештырылды һәм барлык катнашучылар өчен дә нәтиҗәле һәм файдалы булды.

    ФОТОГАЛЕРЕЯ

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: