Туган Як
  • Рус Тат Чув
  • Марат Гафаров Чүпрәле кибетләрендә кирәкле продуктларның булу-булмавын тикшерде

    Соңгы көннәрдә социаль челтәрләрдә һәм мессенджерларда таралган сәүдә нокталарындагы буш киштәләрнең фотосурәтләре, имеш-мимеш хәбәрләр аркасында кешеләр паникага бирелә.

    Бүген әлеге мәгълүматның чынбарлыгына инану максатында Чүпрәле районы башлыгы Марат Гафаров шәхсән  берничә сәүдә челтәрендә булды. Аерым алганда, «Пятерочка» һәм «Магнит» гипермаркетларында, шулай ук, шәхси кибетләрдә йөреп, беренче чиратта кирәкле продуктларның булу-булмавын тикшерде. Бу, барыннан да элек, макарон, ярмалар, бигрәк тә карабодай, шикәр комы, тоз. Әйтергә кирәк, сәүдә челтәрләрендә мондый проблемалар күзәтелми.
    Хезмәткәрләрнең сүзләренә караганда,  атна башында товарларның аерым төркемнәренә ихтыяҗ арткан, шуңа күрә өстәмә продукция белән тәэмин итү оештырылган. Кибет складларында кирәкле барлык азык-төлек запаслары бар, бәяләр артмаган, ташламалар һәм акцияләр даими рәвештә гамәлдә. Кирәк булган очракта, кибетләр икенче көнне үк азык-төлек белән тәэмин ителә.
    Кибетләрдә халыкның аз булуы да моңа дәлил иде.  Ял көннәре булуына карамастан, кибетләрдә сатып алучыларның ажиотажы күзәтелми. Рейдлар вакытында сәүдә челтәрләрендә булган барлык кешеләрнең дә көндәлек куллану өчен генә азык-төлек сатып алуы мәгълүм булды.
    Марат Гафаров сатып алучылар белән дә аралашты. Вәзгыятьне аңлатты, фейк хәбәрләргә түгел,  ә бары тик  рәсми хәбәрләргә генә ышанырга кирәклеген киңәш итте.  
    Район башлыгы әйтүенчә, запас товар сатып алырга кирәкми, кибетләрдә барлык продуктлар бар, азык-төлек белән тәэмин итүдә кыенлыклар юк. Бәяләр арткан очракта 2-26-94 номеры буенча хәбәр итәргә кирәк
    Марат Гафаров шулай ук район даруханәләренә дә керде. Анда салфеткалар да, антисептиклар да бар иде, ә менә бер тапкыр кулланыла торган битлекләр юк иде. Бу мәсьәләне район башлыгы шәхси контрольгә алды.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: