Туган Як
  • Рус Тат Чув
  • Чүпрәледә Мәхмутовныкылар беренче

    Әлеге коллективның мөһим кыр эшләренә беренчеләрдән булып керешүенә күнегеп тә киләбез ахры. Быелның язында да Илмир Мәхмутов җитәкләгән хуҗалык игенчеләре туфракта дым каплатуны беренчеләрдән башлап җибәрделәр.

    Моннан берничә атна ук элек Айдар Мәүлетов үзе идарә торган “МТЗ – 1221” маркалы тракторга “БДМ – 3х4” тырмалау агрегаты тагып туфрак эшкәртергә чыккан иде. Әлеге агротехник алымны ул бүген дә дәвам иттерә. Көн саен 60 гектарга кадәр басу мәйданында культивация ясый.
    Хуҗалыкның бөтен көче бүген кырга күчкән. “ХТЗ” тракторы белән Газим Мөхәммәтҗанов һәм Дамир Әхмәтов районда иң беренче булып арпа орлыкларын җир куенына салу эшенә керешкәннәр иде. Бүген инде алар тырышлыгы белән 100 гектардан артык басуда чәчү үткәрелде.

    -Быел без 1300 гектар мәйданда чәчү үткәрергә тиешбез. Елдагыча бөртекле культуралардан арпа, бодай һәм борчак чәчәсе бар. 20 гектарда кышкы бодай да чәчеп калдырган идек, яхшы кышлаган, тырмалап өстәмә сый бирдек, үсентеләрнең матур гына үсеп китүенә һич тә шигем юк. Җитештерүгә интенсив технологияләр кертү һәм культураларның яхшыртылган күрсәткечле сортларын куллану безгә югарырак уңышларга ирешү мөмкинлек бирә, - ди хуҗалык җитәкчесе Илмир Мәхмутов. Коллективта аны үтә дә тынгысыз кеше диләр. Чыннан да ул һәрчак эзләнә, кырчылыкта яңа алымнар өйрәнә, Россия күләмендә билгеле булган фермер хуҗалыкларының тәҗрибәсен үз кырларында сыный. Җир эшкәртү технологиясен генә түгел, безнең шартларда югары уңыш бирүгә сәләтле орлыклар белән дә эшли. Арпаның “Камашевский” сортын да ул беренчеләрдән булып районга кайтарган. Бу сортның “Раушанга” караганда да өстенлекләре бар икән. Өлгерү вакыты да ун көнгә иртәрәк. Узган ел һәр гектардан 54 центнер бөртек биргән культураны быел 320 гектарда чәчү планлаштырылган. Аның каравы, элек елларда һәр гектардан 250 центнер чимал биргән шикәр чөгендере мәйданын 80 гектарга кыскартканнар. Базар мөнәсәбәтләре үз төзәтмәләрен керткән һәм сатып алу бәяләре очсызланып киткән. Кайчандыр кыйммәтле культуралардан саналган шикәр чөгендеренең мөһимлеге калмаган. Җитәкче сүзләренчә, быел биредә көнбагыш үстереп карамакчылар. Аның өчен 270 гектар басу мәйданы әзерләнгән. 770 мең сумга чәчкечләр дә кайтарганнар. Чәчүлекләрнең һәр гектарына кимендә 85 килограмм исәбеннән минераль ашлама тупланган.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: