Туган Як
  • Рус Тат Чув
  • Чүпрәле суын Төркиядә дә эчкәннәр

    Хәтер-хатирә

    Чүпрәле район үзәгендә бер тарихи чишмә бар. Ул сугыш елларында сусызлыктан тилмергән берничә авыл халкын коткарып калган. Аннары да дистәләрчә еллар буе тәмле, шифалы су чыганагы буларак хезмәт итте. Бу чишмәнең тарихы түбәндәгечә.

    1935 елда Иске Чүпрәле авылында яшәүче Шәмсениса һәм Абдулхак Алимовлар гаиләсендә ир бала туа. Аңа Харис дип исем кушалар. Ләкин бала озак тормый, үлеп китә. Шуннан соң туган кыз бала да бик кыска гомерле була. Яшь гаилә кайгыга сабыша. Гаилә башлыгы бер дин әһеленә үз хәсрәте белән мөрәҗәгать итә. Мулла Абдулхакка, җир астыннан чыга алмый яткан чишмә табып, шуны тергезергә, халыкка хезмәт итәрлек дәрәҗәгә җиткерергә тәкъдим итә.  Андый чишмә Алимовлар яшәгән урамның башында ук булган. 1937-1938 елларда Абдулхак Алимов бу чишмәне чистартып төзекләндерә, агачтан бура ясап, чишмәне кешеләр рәхәтләнеп су алырлык хәлгә китерә.

    1938 елның октябрендә гаиләдә янә ир-бала туа. Мулла киңәше белән Абдулхарис исемен кушалар. Бу мин булам инде. Белгәнегезчә, 80 яшемне тутырып, әле дә булса яшәп ятам.

    Ә әти шушы елдан алып, гомеренең азагына кадәр, ягъни 1994 елга чаклы бу чишмә яныннан кайтып кермәде. Үз гомерендә күп тапкыр бурасын алыштырды, чистартып торды. Чишмәгә илтә торган сукмакны тигезләп, төзәткәләп, кешеләр йөрерлек итеп җайлап торды.

    Сугыш башланган 1941 елның кышы безнең якларда да чиктән тыш суык була. Әти, 50 градус салкыннар булды, дип сөйли иде. Авылдагы бар булган коеларда су туңып ката. Кешеләр сусызлыктан тилмерә башлый. Шул чакта халыкны Абдулхак чишмәсе коткарып кала. Әле мин үзем дә хәтерлим: сугыш елларында бу чишмәгә су алырга авылның иң ерак урамнарыннан да икешәр көянтә белән, аты булганнар, атларын җигеп киләләр иде. Төн урталарында да чишмә янынннан кеше өзелмәде.

    Әнием Шәмсенисаның бертуган энесе Шәрифҗанның 1936 елда туган улы Расих 1971-1974 елларда СССРның Төркиядәге илчелегендә 3нче секретарь булып хезмәт итте. Шунда бер татар эмигранты аңардан бер кайтуында туган җир туфрагын һәм чишмә суын алып килүен үтенгән. Бу хакта Расих абый миңа язган иде. Мин Чүпрәле туфрагын һәм әтием карап торган чишмә суын Мәскәүгә илтеп, Расих абыйга тапшырдым. Шулай итеп, бу чишмәнең суы Төркиягә кадәр барып җитеп, андагы татар кешеләрен дә шатландырган иде.

    Бу чишмәне карап тору–миңа әтиемнең васыяте. Гомерем буе аның суы саегуга һәм пычрануга юл куймадым, чистарттым, чүп-чардан арындырып тордым. Шушы чишмә турында район башлыгы Марат Гафаровка сөйләп биргәч, ул бар күңелен биреп, аны торгызу, төзекләндерү буенча эш алып бара башлады. Кыска гына вакыт эчендә чишмәбез район күркенә әйләнде. Хәзер халык аның тарихи икәнлеген дә, суын бик күп танылган якташларыбыз эчеп үскәнлеген дә белә. Чишмә янына яшьләр җыела, олылар кич утыра. Анда хәзер матур. Әле тагын планлаштырылган эшләребез бар: тегермән куярга, икенче якка чыгу өчен күпер-басма, балалар уйнар өчен мәйданчык ясарга, юлны дәвам иттерергә уйлыйбыз.

    Хәзер чишмәләр торгызу эше башлык ярдәме белән бөтен район буенча башланды. Күп кенә авылда чишмәләр өстенә күз явын алырдай матур корылмалар куелды. Район җитәкчесенең бер мөһим сыйфаты бар–ул олыларны тыңлый белә. Матур иттереп, үз фикерен дә дәлилли, безнең тарафтан әйтелгән уңай тәкъдимнәргә дә колак сала. Холкы тыныч, теле йомшак, сөйләме ягымлы. Халык арасына тиз кереп китте, аларның һәркайсы белән уртак тел тапты.

    Әлбәттә, районда күп нәрсә элек ничек булган, шулай ук бара. Авыл хуҗалыгында инвесторлар эшләп тора, дәүләт биргән акчага яңа объектлар төзү эше дәвам иттерелә. Без, олы кешеләр, Чүпрәлегә бу кадәр спорт корылмасы кирәк булдымы икән соң инде, дип уйлап та куябыз кайчагында. Шулай да хуплыйбыз. Бәлки, районнан яшьләрнең күпләп китүе кимер, алар туган җирдә төпләнә башлар, шушы спорт сарайларының кирәге чыгар дип өметләнәбез. Марат Гафаровның бар теләге–яшьләрне районда туплау.

    Иренми, азмы-күпме яшьләр җыелган һәрбер чарада үзе дә катнаша, аралаша, таныша, өметле сүзләрен сөйли. Районда калган кадрларга карата да бик тә игътибарлы булырга тырыша.

    Иң сөенечлесе: чишмәне яңарту эшләрендә дә башлап йөрүче, өмәләрне оештыручы Марат Ринатович үзе булды. Районның үткәненә ихтирамлы булырга кирәк дип саный башлыгыбыз. Шуңа да ул, районда эшләп, шунда гомер иткән һәр юбиляр янына үзе барырга тырыша. Рәхмәтнең зурысын Марат Гафаровны шундый булдыклы, итагатьле итеп тәрбияләп үстергән әтисе Ринатка һәм әнисе Рамиләгә җиткерәсем килә.

    Санап карасаң, ике ел эчендә Марат Гафаров җитәкчелегендә районда бихисап эшләр башкарылган. Сусызлыктан интеккән Чүпрәле төбәгендә 25 авылга су китерелде, дистәгә якын социаль-көнкүреш һәм 14 сәнәгать объекты  төзелде яки капиталь төзекләндерелде, 7 авылда урамнар яктыртылды, ике авыл яңа юл белән тоташты, икмәк пешерү заводы ачылды. Быел да районыбыз, дәүләт программаларында катнашып, күпфункцияле үзәкләр, медпунктлар, кибетләр, торак йортлар төзиячәк, юллар төзекләндерү дәвам иттереләчәк. Тиздән сөт эшкәртү заводы кулланылышка тапшырылачак, Иске Шәйморза авылында участок хастаханәсе төзекләндерелеп бетереләчәк һәм тагын бик күп эшләр башкарылачак. Җитәкчебез тырышлыгы белән 17 гектар нарат урманы утыртылды. Районыбызга шундый җитәкче куйганы өчен республикабыз Президенты Рөстәм Миңнехановка зур рәхмәтләребезне белдерәбез.

    Яңа һәм Иске Чүпрәле халкы исеменнән, хезмәт ветераны Абдулхарис Алимов.

     

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: