Туган Як
  • Рус Тат Чув
  • Чүпрәле районында язгы кыр эшләре дәвам итә

    Чүпрәле муниципаль районы буенча 7,6 мең гектар мәйданда (планның 83%) уҗым культураларын, 4,7 мең гектарда ( 56%) күпьеллык үләннәрне тукландыру башкарылды.

    10 апрельгә Чүпрәле муниципаль районы буенча 7,6 мең гектар мәйданда (планның 83%) уҗым культураларын, 4,7 мең гектарда ( 56%) күпьеллык үләннәрне тукландыру башкарылды. "Цильна", "Ак Барс – Чүпрәле", "Низамов", "Мәхмүтов", "Гафуров", "АгроТрансПорт"авыл хуҗалыгы предприятиеләрендә уҗым культураларын һәм күпьеллык үләннәрне минераль ашламалар белән тукландыру тулысынча төгәлләнде. Туфракта дым саклау өчен 4,9 мең гектарда күпьеллык үләннәр, 3,6 мең гектардагы туңга сөрелгән басуларда тырмалау үткәрелде. Арпа 120 гектарда чәчелде («Мәхмүтов» - 90 һәм «Низамов " крестьян – фермер хуҗалыгында 30 гектар).

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: