Туган Як
  • Рус Тат Чув
  • Чүпрәле районы прокуратурасы "Кызыл ромашка" конкурсында Диплом белән бүләкләнде

    Район мәдәни үсеш үзәге сәхнәсендә Буа шәһәре прокуратурасы, Апас, Чүпрәле, Кайбыч, Кама Тамагы һәм Тәтеш районнары прокуратуралары хезмәткәрләре, шулай ук аларның гаилә әгъзалары  җиде номинация буенча иҗади чыгышлар ясады.

    Буа шәһәрендә Татарстан Республикасы прокуратурасы хезмәткәрләренең «Кызыл ромашка» дип исемләнгән иҗат бәйгесенең зона этабы узды.  Әлеге бәйге  2019 елның ноябрендә старт алды һәм Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 75 еллыгы кысаларында уза.

    Чарада Татарстан Республикасы прокуроры урынбасары Юлия Ивановна Наумова, шулай ук,  шәһәр һәм район прокуратуралары хезмәткәрләре, аларның гаилә әгъзалары, сугыш һәм хезмәт ветераннары катнашты.

    Район мәдәни үсеш үзәге сәхнәсендә Буа шәһәре прокуратурасы, Апас, Чүпрәле, Кайбыч, Кама Тамагы һәм Тәтеш районнары прокуратуралары хезмәткәрләре, шулай ук аларның гаилә әгъзалары  җиде номинация буенча иҗади чыгышлар ясады.

    «Нәфис сүз» номинациясендә беренче урынга  район прокуроры ярдәмчесе  Андрей Петров  лаек булды. Моннан тыш, районы прокуратурасы коллективы "Җиңүгә омтылыш өчен" махсус диплом белән бүләкләнде.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: