Туган Як
  • Рус Тат Чув
  • 398 чүпрәлеле юбилей медальләре алды

    Хөкүмәт бүләкләрен бу атнада Иске Кәкерле, Иске Чокалы, Иске Шәйморза, Түбән Чәке, Чуваш Чүпрәлесе, Шланга, Иске Чүпрәле авыл җирлекләрендә яшәүче тыл ветераннары алды.

     Медаль тапшырыр өчен җитәкчеләр өлкәннәрнең һәркайсының өйләренә барды. Аларның сәламәтлекләре, тормыш- көнкүрешләре, проблемалары белән кызыксындылар, ихтыяҗлары булучыларга ярдәм иттеләр.

    Өлкәннәребез авыр сынау елларын, ындыр табагыннан черек бәрәңге җыеп йөрүләрен, урман кисүләрен, әтисез, әнисез, туганнарсыз калуларын күз яшьләре аша сөйләделәр.

    Бүгенге көндә районыбызда Бөек Ватан сугышында катнашкан биш ветеран яши. «1941-1945 елларда Бөек Ватан сугышында Җиңүгә 75 ел» истәлекле медальләр 398 кешегә тапшырылды.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: