Зур Чынлы авылында яшәүче Венера Мөнир кызы Мөхәммәтҗанованың туган көне
Зур Чынлы авылында яшәүче Венера Мөнир кызы Мөхәммәтҗанованы туган коне белән чын күңелдән котлыйбыз.
Кадерле Венера апа! Син безнең өчен иң кадерле, олы зат. Син безгә бик кирәк, күңел җылылыгы бирүче, таяныч булучы үрнәк! Сиңа булган рәхмәтләребезне, күңелдәге теләкләребезне сүз белән әйтеп бирергә мөмкин түгел. Сиңа исәнлек саулык, мул тормыш, бәхет, күңел тынычлыгы телибез. Рәхмәт сиңа бу дөньяда булганың өчен. Акыллы олы җаңлы, ярдәмчел, сабыр булганың өчен. Якыннарын, туганнарың арасында арбуең зур синең. Йортыгызның нуры, тормышыгызның яме булып, тигезлектә бәхетле мул томышта, тынычлыкта Ахмәт абый белән балаларыгызның, онык оныкчыкларыгызның игелеген күреп, кадер – хөрмәттә озак еллар гомер кичерергә язсын.
Тырыш синең оста кулларың
Матур эзле үткән юлларың
Барча туганнарга, якыннарга
Һәрчак изге булды уйларың
Тормыш юлың һәрчак балкып торсын
Ягымлы, шат булсын күңелең
Озын гомер, бәхет шатлык белән
Бер кайгысыз үтсен гомерең.
Иң изге теләкләр белән: Санатулловлар гаиләсе.
Нет комментариев