Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Котлаулар

Зур Чынлы авылында яшәүче Равия Ади кызы Санатулловага 60 яшь

11 декабря 2020, 13:12

219

0

0

Зур Чынлы авылында яшәүче Равия Ади кызы Санатулловага 60 яшь

Зур Чынлы авылында яшәүче Равия Ади кызы Санатуллованы 60 яшьлек юбилее белән чын күңелдән котлыйбыз.

Кадерле кызым, хөрмәтле туганыбыз!

Син безнең өчен иң кадерле, олы зат. Син безгә бик кирәк, күңел җылылыгы бирүче, таяныч булучы үрнәк! Сиңа булган рәхмәтләребезне, күңелдәге теләкләребезне сүз белән генә әйтеп бирергә мөмкин түгел. Сиңа исәнлек-саулык, мул тормыш, бәхет, күңел тынычлыгы телибез. Рәхмәт сиңа, бу дөньяда булганың өчен. Акыллы, олы җанлы, ярдәмчел, сабыр булганың өчен. Якыннарың, туганнарың арасында абруең зур синең. Якын кешебезнең туган җанлы булуы безне бик куандыра. Барыбызның да хәлен белешеп, кирәк вакытта ярдәм итәргә әзер торуың бер тату гаилә булып яшәвебезне тәэмин итә. Барлык кылган изгелекләреңә, безнең өчен өзелеп яшәгәнең өчен сиңа мең рәхмәтлебез. Йортыбызның нуры, тормышыбызның яме булып, тигезлектә, бәхетле мул тормышта, тынычлыкта, балаларыгызның игелеген күреп, кадер-хөрмәттә озак еллар гомер кичерергә язсын.

Тырыш синең оста кулларың,

Матур эзле үткән юлларың.

Барча туганнарга, якыннарга

Һәрчак изге булды уйларың.

Тормыш юлың һәрчак балкып торсын,

Ягымлы, шат булсын күңелең.

Озын гомер, бәхет-шатлык белән

Бер кайгысыз үтсен гомерең.

Иң изге теләкләр белән: әниең Рауза, абыең Равиль-Фәһимә, энең Рафикъ-Маркизә, сеңелең Рәмзия-Фәнис,  Раиль-Илүзә, Ранил һәм барлык туганнар.

 

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев