Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Котлаулар

Зур Чынлы авылында яшәүче әниебез Санатуллова Равия Ади кызына 60 яшь

04 декабря 2020, 08:15

327

0

0

Зур Чынлы авылында яшәүче әниебез Санатуллова Равия Ади кызына 60 яшь

Зур Чынлы авылында яшәүче әниебез Санатуллова Равия Ади кызы 60 яшьлек юбилеен билгеләп үтә.

 Әниебез 25 ел балалар бакчасында  пешекче булып эшләде. Без, 3 баласына, гомер биреп, олы тормышка дөрес юл күрсәтте. «Кеше таш белән бәргәндә дә, сез ризык белән бәрегез», дип өйрәтте. Аның ачык йөзе, кешегә ярдәмчеллеге безгә үрнәк булды. Газиз баласын югалту хәсрәтен күтәрергә туры килсә дә, әниебез бервакытта да сынмады, сыгылмады. Нык, чыдам, сабыр булырга  үзендә көч тапты.

  Инде үзебез әти - әни булгач, әниебез, сиңа булган хөрмәтебез, рәхмәтебез тагын да артты.

 Котлы булсын, әни, туган көнең,

Шатлыкларга шатлык өстәлсен.

Ә йөзеңдә гел елмаю булсын,

Кайгы үтсен сине читләтеп.

Әти-әни, диеп дәшәр кешең булу,

Нинди бәхет бит ул дөньяда.

Яшәүләре матур, тормыш ямьле,

Яныбызда әти -әни булганда.

Әти - әни! Күпме наз, ярату сыйган бу сүзләргә. Җан җылыларын биреп, һәр адымыбызга сөенеп, дөньяны танырга өйрәтүче бит сез.

  Киләсе гомерең дә, әни, якты көннәрдән генә торсын. Әти белән тигезлектә, балаларыңның рәхмәтен ишетеп, оныкларыңның рәхәтен тоеп, озын гомер кичерүегезне телибез.

  Сине яратып:  тормыш иптәшең Фаикъ, кызың Ландыш, киявең Ленар, улың Альфик, киленең Гөлнар, оныкларың Динар, Данил, Альмир, Альфир, Кәрим.    

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X