Зур Чынлы авылында яшәүче Хаярова Гелшат Алирза кызының туган көне
Зур Чынлы авылында яшәүче тормыш иптәшем, әниебез, әбиебез Хаярова Гелшат Алирза кызының шушы көннәрдә туган көне.
Кадерле әниебез, әбиебез!
Сине туган көнең белән котлап, иң изге, якты, матур теләкләребезне юллыйбыз: көчле рухлы һәм кешелекле, юмарт һәм ярдәмчел, бәхетле һәм сәламәт бул! Уй-теләкләрең киң, туар таңнарың тыныч, саулыгың ныклы, гомерең бәхетле булсын. Тормышыбызга ямь өстәп, авырмый, кайгы-хәсрәт күрми, озын гомер итүеңне, якыннарыңның игелеген күреп яшәүне язсын сиңа Ходай. Ныклы тазалык, озын гомер, ак бәхетләр белән мул тормышта гомер ит!
Иң изге теләкләр белән: тормыш иптәшең Иршат, кызың Гелнара, киявең Вильдан, оныгың Әминә.
Нет комментариев