Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Котлаулар

Зур Чынлы авылында яшәүче Гөлсирә Мансур кызы Камалиеваның юбилее

01 августа 2021, 08:40

199

0

0

Зур Чынлы авылында яшәүче Гөлсирә Мансур кызы Камалиеваның  юбилее

 

Кадерлебез! Без сине ихлас күңелдән олуг юбилеең белән кайнар котлап, иң изге, якты, матур теләкләребезне юллыйбыз: көчле рухлы һәм кешелекле, юмарт һәм ярдәмчел, бәхетле һәм сәламәт бул! Уй-теләкләрең киң, туар таңнарың тыныч, саулыгың ныклы, гомерең бәхетле булсын. Тормышыбызга ямь өстәп, авырмый, кайгы-хәсрәт күрми, безнең күңел җылыбызны, хөрмәтебезне тоеп, тигезлектә, мул тормышта, озын гомер итүеңне телибез.

Язмыш җиле кайчак бәрелсә дә,

Кагылса да көзге кыраулар,

Сынмадың да, сыгылмадың да син,

Килсәләр дә авыр сынаулар.

Яшик әле озак, бергә-бергә,

Суытмыйча йөрәк җылысын.

Бәхет дигән гүзәл төшенчәнең,

Без телибез сиңа олысын.

Иң изге теләкләр белән, сине яратып: тормыш иптәшең Җәмил, улларың Фәнил, Ильмир; киленнәрең Галия, Лиана, Гүзәл; оныкларың Нияз, Азалия.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X