Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Котлаулар

Югары Каракитә авылында яшәүче Зәбәрҗәт Фәсхи кызы Фәхертдинова гомер бәйрәмен билгеләп үтә

19 апреля 2022, 09:43

170

0

0

Югары Каракитә авылында яшәүче Зәбәрҗәт Фәсхи кызы Фәхертдинова гомер бәйрәмен билгеләп үтә

Югары Каракитә авылында яшәүче Зәбәрҗәт Фәсхи кызы Фәхертдинова 19 апрельдә олуг юбилеен-80 яшьлек гомер бәйрәмен билгеләп үтә. 
Гомер юлын якты өлге итеп алырлык, меңнәргә үрнәк булырлык әниебез! Сине күркәм бәйрәмең белән кайнар котлыйбыз. Син, әни, безнең өчен генә түгел, ә гомереңне мәгариф өлкәсенә багышлаган олуг остаз, мөгаллим буларак, барча укучыларыңа  да һәрчак олы җанлы, киң күңелле ярдәмче, киңәшче, һәрвакыт ягымлы,  кирәк вакытта кырыс  та, таләпчән дә була белдең.
 Әни!  Син безнең  таянычыбыз, ышанычыбыз, киңәшчебез, җылы кояшыбыз, рух чишмәбез, яшәү өлгебез. Син тормыш авырлыкларын җиңә килгәнсең, без, балаларыңа, туганнарыңа сабырлык, изгелек, шәфкатьлелек үрнәге күрсәтеп яшәдең.  Алдагы көннәреңдә дә сау-сәламәт булып, безнең шатлыкларга сөенеп яшәргә язсын иде, барысы өчен дә мең-мең рәхмәтләр сиңа! Безне сөендереп озын-озак яшә!
Туган көнең белән котлап,
Җыелабыз синең яныңа.
Без бәхетле туган йортыбызда,
Көтеп торган Әни барында.
Син булганда безнең тормыш матур,
Син бит безгә олы бер терәк.
Матур яшә, берүк исән-сау бул,
Син бит, Әни, безгә бик кирәк.
Иң изге теләкләр белән кызларың-кияүләрең,  оныкларың,  оныкчыгың.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев