Югары Каракитә авылында яшәүче Зәбих белән Рауза Миначетдиновларның алтын туйлары
Югары Каракитә авылында яшәүче әти-әниебез Зәбих белән Рауза Миначетдиновларның 10 августта алтын туйлары.
Безнең өчен иң кадерле, газизләрдән-газиз булган әти һәм әни! Сезгә имин тормыш, бәхетле картлык, иң мөһиме - картлыктагы күңел тынычлыгы, тигезлек һәм корычтай нык саулык-сәламәтлек, тормышыбызга ямь өстәп, авырмыйча яшәвегезне, озын гомер итүегезне телибез. Барысы өчен дә мең-мең рәхмәт, әти-әни!
Безнең өчен пар йолдызлар булып,
Күңел күгебездә яныгыз.
Кайгы-сагышларны һич күрмәсен,
Мәрхәмәтле олы җаныгыз.
Олы хөрмәт, чиксез рәхмәт сезгә,
Исән генә була күрегез.
Сезнең белән гамьле тормышыбыз,
Сезнең белән ямьле түребез.
Иң изге теләкләр белән: балаларыгыз, киленегез, кияүләрегез, оныкларыгыз, туганнарыгыз, кода-кодагыегыз.
Нет комментариев