Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Котлаулар

Югары Каракитә авылында яшәүче Наҗия Мөхәммәтвәли кызы Азизованың 90 яшьлек юбилее

21 января 2022, 08:23

209

0

0

Югары Каракитә авылында яшәүче Наҗия Мөхәммәтвәли кызы Азизованың 90 яшьлек юбилее

Югары Каракитә авылында яшәүче Наҗия Мөхәммәтвәли кызы Азизованың 21 январьда 90 яшьлек юбилее.

Кадерле туганыбыз! Сине олы юбилеең белән котлыйбыз. Күңелең яз кояшы кебек җылы, уйларың гел изгелектә булды. Беркайчан да кешегә авыр сүз әйтмәдең, һәркемгә ярдәмгә әзер булдың. Тырыш, җитез, уңган, һәрвакыт юмарт, катлаулы мәсъәләләрне җиңел чишә белүче туганыбыз, олыларны олылап, балалар белән уртак тел таба белеп,  күңелләрен күрә белүче укытучы да  булдың син. Дуслар, туганнар өчен намуслы сердәш тә син. Шуның өчен дә туганнар һәм авылдашлар арасында урының түрдә, исемең хөрмәтле синең. Алдагы көннәреңдә дә бәрәкәтле тормыш, бәхетле картлык, сәламәтлек, бала-оныклар игелеген Аллаһ насыйп итсен.

Иң изге теләкләр белән: Хузеевлар, Раимовлар, Абитовлар, Сәйфетдиновлар гаиләләре.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X