Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Котлаулар

Югары  Каракитә авылында яшәүче Миңнур Кәшәфетдин кызы Хайсарованың юбилее

13 марта 2020, 12:15

380

0

0

Югары  Каракитә авылында яшәүче Миңнур Кәшәфетдин кызы Хайсарованың  юбилее

Югары  Каракитә авылында яшәүче Миңнур Кәшәфетдин кызы Хайсарованың 16 мартта 90 яшьлек олы юбилее.

 Кадерле әниебез, әбиебез!

Сине чын күңелебездән олы бәйрәмең белән тәбрик итәбез. Ходай тәгалә сиңа гомернең озынын, саулыкның ныгын, иман байлыгын, бәхетле, кайгы-хәсрәтсез картлык көннәре насыйп итсен. Балаларыңның кадер-хөрмәтен тоеп, бергә- бергә яшәргә язсын!

Туксан дигән киртәләрне,

Бар бит әле үтәсе.

Никадәрле газиз җанга,

Бәхет бүләк итәсе.

Утлар, сулар кичтең–батмадың,

Авыр еллар буйлап атладың.

Бирешмәдең җилгә, буранга.

Чын мәгънәсендә кеше булганга.

Чәчләреңә чал керсә дә,

Син бит безнең йөрәк түрендә.

Озак яшә, кадерлебез, авырмыйча,

Син дөньяда безгә бер генә.

Иң изге теләкләр белән: балаларың  Гөлнур, Зәкия, Заукия,  Җәүдәт, Рөстәм, кияүләрең, киленнәрең, оныкларың, оныкчыкларың, кода-кодагыйларың.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев