Туган Як
  • Рус Тат
  • Югары Каракитә авылында яшәүче МИНАЧЕТДИНОВ Зәбих Зариф улына 70 яшь

    --, 30 апрель 2019 - 10:27
    181
    0
    0

    Югары Каракитә авылында яшәүче әтиебез, бабабыз Миначетдинов Зәбих Зариф улына 2 майда 70 яшь тула.

    Кадерле әтиебез, яраткан бабабыз! Сине чын күңелебездән туган көнең белән котлыйбыз. Сиңа ныклы сәламәтлек, озын гомер телибез. Акыллы, олы җанлы, ярдәмчел, сабыр булганың өчен якыннарың, авылдашларың арасында абруең зур синең. Барлык кылган изгелекләреңә, безнең өчен өзелеп яшәгәнең өчен сиңа мең рәхмәтлебез. Йортыбызның нуры, тормышыбызның таянычы булып әниебез белән тигезлектә, бәхетле мул тормышта, тынычлыкта, исәнлектә озак еллар гомер кичерергә язсын.

    Йөзләреңдә синең чын елмаю,

    Күзләреңдә горур сабырлык.

    Ягымлы сүз, тыйнак акыл,

    Барысы да үрнәк алырлык.

    Иң изге теләкләр белән: әниебез, балаларың, киленең, кияүләрең, яраткан оныкларың.

     

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: