Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Котлаулар

Югары Каракитә авылында яшәүче Гүзәлия Аделҗан кызы МӨХӘММӘТҖАНОВАның туган көне

14 сентября 2018, 10:10

628

0

0

Югары Каракитә авылында яшәүче Гүзәлия Аделҗан кызы МӨХӘММӘТҖАНОВАның туган көне


Югары Каракитә авылында яшәүче Гүзәлия Аделҗан кызы МӨХӘММӘТҖАНОВАның 19 сентябрьдә туган көне. 
Кадерле туганыбыз! 
Син тырыш, булдыклы, уңган гына түгел, якын, яраткан кеше дә безнең өчен. Син безнең өчен Һәрвакыт ачык йөзле, киң күңелле, барыбызны да сый-нигъмәт, хөрмәт белән каршылаучы һәм озатучы булдың. Без синең киң күңелле, олы җанлы, гади, ярдәмчел булуыңа карап сокланабыз. Син балаларыңның таянычы, иреңнең төп терәге, кайнатаңның кызы кебек якын килене. Бүгенге көндә гаиләң, балаларың, туганнарың алдында зур хөрмәт иясе, киләчәгең дә шулай игелек белән сугарылып, хөрмәттә үтсен.
Сәламәт бул, йөзләреңдә шатлык нуры балкып торсын, рәхмәт яусын барысы өчен. Ходай күңел тынычлыгы, тән сихәте бирсен, кайгы-хәсрәт сине читләтеп үтсен. Һәр теләгең кабул булсын, изге күңелләрең белән дөньяны нурландырып, кызларыгызның игелеген күреп, Наил энем белэн озак еллар яшәргә язсын.
Бәхеткә, шатлыкка күмелеп,
Һәрвакыт елмаеп һәм көлеп.
Кадергә-хөрмәткә төренеп,
Яшә син мәңгелек гөл булып.
Иң изге теләкләр белән: апаң Наилә һәм балаларым.
 

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев