Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Котлаулар

Югары Каракитә авылында яшәүче  Адия Фатих кызы Мәхмүтованың юбилее

19 июля 2019, 08:55

456

0

0

Югары Каракитә авылында яшәүче  Адия Фатих кызы Мәхмүтованың юбилее

Югары Каракитә авылында яшәүче  әниебез Адия Фатих кызы Мәхмүтованың  21 июльдә 70 яшьлек  юбилее.

Кадерлебез!

Шушы матур гомер бәйрәмең көнеңдә без, балаларың сиңа иң олы рәхмәтләребезне, җылы теләкләребезне әйтәбез.  Әни, син үзеңдә булган һәрбер яхшы сыйфатны бездә дә тәрбияләргә тырыштың, эшкә өйрәттең. Без бүген дә синең яныңда бала гына:  ярдәмеңә, киңәшеңә  мохтаҗбыз.  Яннарыңа  кайтып, син пешергән тәмле  ризыклар белән сыйланып, сөйләшеп утырулары безнең  күңелләргә  рәхәтлек, яшәргә көч бирә! Туган нигездә һәрвакыт безне көтеп торучы әни  булу безне бәхетле итә! Авырмый, кайгы-хәсрәт күрми, озак еллар, шатлыкта  яшәвеңне телибез сиңа, яраткан әниебез!

Әни, диеп әйтер кешең булу

Нинди бәхет бит ул дөньяда.

Шатлыкларың булса – уртак була,

Кайгыларың булса – югала.

Уйлама әле, картаям, дип,

Шат-көләч бул, сүнмә-сүрелмә.

Кадер-хөрмәт күреп үтсен гомерең

Урыннарың булсын гел түрдә.

Иң изге теләкләр белән: балаларың, кияүләрең, киленең, оныкларың.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев