Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Котлаулар

Яңа Кәкерле авылында яшәүче Низамов Корбангали Якуб улына 65 яшь

25 октября 2019, 09:11

814

0

0

Яңа Кәкерле авылында яшәүче Низамов Корбангали Якуб улына 65 яшь

Яңа Кәкерле авылында яшәүче кадерле әтиебез Низамов Корбангали Якуб улын 24 октябрь – 65 яшьлек юбилее  белән ихлас күңелдән котлыйбыз. Кадерле кешебез, сиңа булган теләкләребезнең иң мөһиме – алдагы гомер елларыңда тормыш юлларын иминлектә, сау-сәламәт булып, бәхетле көннәрдә, шатлык белән үтәргә язсын! Киләчәктә дә балаларыңның, оныкларыңның, кардәш-туганнарыңның шәфкатьлелеген, мәрхәмәтлелеген, игътибарын һәм ихтирамын тоеп, хәләл җефетең, әнкәебез белән хәерле, тыныч картлыкта гомер ит!

Күпме генә бәхет теләсәк тә,

Бик аз булыр кебек тоела.

Нинди генә изгелекләр эшләмәдең

Кешеләргә гомер буена!

Шуңа сине бар да яраталар,

Дус-ишләрең йөри кергәләп.

Сәламәтлек, бәхет- шатлык белән

Яшик әле, әткәй, бергәләп!

Иң изге теләкләр белән: кызың Эльмира, киявең Ринат, улың Эльвир, оныкларың Амир, Алсу, Адиля. Безнең теләкләргә әни  дә кушыла.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев