Туган Як
  • Рус Тат
  • Яңа Кәкерле авылында яшәүче Мәдинә Нурулла кызы Замалтдинованың юбилее

    --, 15 ноябрь 2019 - 09:44
    71
    0
    0

    Яңа Кәкерле авылында яшәүче тормыш иптәшем, әниебез һәм әбиебез Мәдинә Нурулла кызы Замалтдиновага 21 ноябрьдә 55 яшь тула.

    Кадерле тормыш иптәшем, әниебез һәм әбиебез! Сине гомер бәйрәмең – юбилеең белән чын күңелдән тәбрик итәбез. Син безнең өчен өебезнең яме, көннәребезнең шатлыгы, бәхетебезнең зуры һәм куанычларның иң олысы. Ачык йөзле, тырыш, булдыклы, уңган, хөрмәтле булып бүгенге бәйрәмеңә җиттең. Шул ук вакытта көчле рухлы, кешелекле, ярдәмчел, мәрхәмәтле, киң күңелле булуың белән күпләргә үрнәк һәм рәхмәтләргә ия кеше син. Сиңа хәерле озын гомер, нык сәламәтлек, бәхетле тыныч тормыш, шатлыклы көннәр телибез. Өебезнең яме булып, яшәүнең тәмен тоеп, балаларыңның, оныкларыңның игелекләрен, игътибарларын, ихтирамнарын күреп, муллыкта, кадер-хөрмәттә яшәргә язсын. Киләчәктә дә безнең бәхетебезгә куанып, әти белән тигезлектә гомер итсәгез иде. Син, әни, безгә һәрвакыт кирәк, сиңа барысы өчен дә зур рәхмәт. Без сине бик яратабыз, ихтирам итәбез. Алдагы тормышың алсу чәчәк кебек матур, кояш кебек якты булсын.

    Туган йортыбызның кояшы син,

    Күңелебезгә җылы бирәсең.

    Һәрбер көнең саулык белән үтсен,

    Тормыш дәртең һич тә сүнмәсен.

    Яшә, әниебез, йөзгә кадәр,

    Шат елмаю белән гомер ит.

    Җиргә кояш ничек кирәк булса,

    Син дә безгә шулай кирәк бит.

    Иң изге теләкләр белән: тормыш иптәшең Мидхәт, балаларың Илнар-Равилә, Илсур-Гөлназ, оныкларың Алинә, Самира, Ильяр, Азалия, Адилә.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: