Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Котлаулар

Яңа Кәкерле авылында яшәүче Хәертдинова Фәүзия Хәсәнша кызының туган көне

25 июня 2021, 08:01

221

0

0

Яңа Кәкерле авылында яшәүче  Хәертдинова Фәүзия Хәсәнша кызының туган көне

Яңа Кәкерле авылында яшәүче әниебез Хәертдинова Фәүзия Хәсәнша кызының 25 июньдә туган көне.

Кадерле  әниебез һәм әбиебез! Без сине чын күңелебездән шушы матур олы юбилеең белән котлыйбыз. Сиңа иң изге, якты, матур теләкләребезне телибез: Аллаһы Тәгалә биргән гомереңне саулыкта, шатлыкта, кайгы-хәсрәт күрми, тормышыбызга ямь өстәп, балаларыңның, оныкларыңның, якыннарыңның игелеген тоеп яшәргә язсын. Әниебез, киләчәктә син мәңге сүнмәс кояшыбыз булып кал. Синең алда башыбызны иеп, сиңа олы рәхмәтебезне белдәрәбез.

Җирдә кояш нуры балкыгандай,

Син балкыйсың безнең күңелдә.

Тормышыбыз синең белән матур,

Рәхмәтлебез сиңа гомергә.

Нинди генә теләсәк тә,

Бик аз булыр синең хөрмәткә.

Бәхет, шатлык, исәнлекләр теләп,

Без калабыз изге теләктә.

Иң изге теләкләр белән: балаларың Альфрит-Гөлфия, Альберт-Алсу, Саимә-Әлфир, Илһамия-Илдар, оныкларың, оныкчыкларың.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев