Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Котлаулар

Яңа Кәкерле авылында яшәүче Инар Закир улы Садыйковның юбилее

09 ноября 2018, 14:01

624

0

0

Яңа Кәкерле авылында яшәүче Инар Закир улы Садыйковның  юбилее

Яңа Кәкерле авылында яшәүче әтиебез Инар Закир улы Садыйковның 9 ноябрьдә олуг юбилее.

Кадерле әтиебез! Сине юбилейлы туган көнең белән чын күңелдән котлыйбыз. Сиңа озак елларга җитәрлек сүрелмәс  җан җылысы, күңел тынычлыгы, саулыклы озын гомер, имин тормыш телибез. Әниебез белән бер-берегезгә терәк һәм кирәк булып, рәхәтләргә, рәхмәтләргә төренеп, без, балаларыгызның, оныкларыгызның кадер-хөрмәтен тоеп яшәргә язсын. Сез безнең иң кадерлеләребез, үрнәк алырлык көчле кешеләр булып каласыз.

Һәр яңа көн бәхет алып килсен,

Алсу таңнар күмсен шатлыкка.

Яшәү дәрте янсын йөрәгеңдә,

Картаерга һич тә ашыкма.

Яшә, әти, бер дә бирешмичә,

Баш имичә кырыс җилләргә.

Балаларың, кияү-киленнәрең

Һәм оныкларың

Сине котлый туган көнеңдә.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев