Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Котлаулар

Яңа Кәкерле авылында яшәүче  Фәүзия Хәсән  кызы Хайретдиновага 80 яшь

22 июня 2018, 14:36

765

0

0

Яңа Кәкерле авылында яшәүче  Фәүзия Хәсән  кызы Хайретдиновага 80 яшь

Яңа Кәкерле  авылында яшәүче кадерле әниебез, сөекле, яраткан әбиебез  Фәүзия Хәсән  кызы Хайретдиновага  25 июньдә 80 яшь тула.

Кадерлебез! Сине истәлекле бәйрәмең белән чын күңелдән тәбрик итәбез. Әни  син кояш нурлары  җаннарны җылыткан вакытта якты дөньяга килгәнсең,  шуңа да  олы җанлы, изге йөрәк синдә, кояштай нур  сирпеп яшисең,  дөньяның  саф һавасын сулап  гүзәллеген күреп, үз аякларын белән йөреп,  без баларны туганнарны,  кияү-киленнәрне, оныкларны түгәрәк өстәл янына туплап,  барыбызны да тәмле ризыкларың белән сыйлау сине  бәхетле итә. Нинди генә авырлыклар күрсәң дә син, көчле рухлы булуың, хезмәт сөючәнлегең, уңганлыгың аркасында тормышның һәрвакыт матур якларын күреп, ямен һәм тәмен тоеп яшисең  Киләчәктә дә сәламәтлеккә туенып, бәхеткә-шатлыкка күмелеп,кадер-хөрмәткә төренеп,  без балаларының, оныкларының ягымлы карашларын тоеп, игелекләребезне күреп озын гомер кичерергә Ходай насыйп итсен.

Рәхмәт сиңа, әни, яшәгәнең өчен,

Рәхмәт сиңа безне яратканың өчен.

Балаларым, күз нурларым диеп

Безгә яшәү көче биргән өчен.,

Без бәхетле, әни, син булганга,

Балам, диеп өзелеп торганга.

Рәхмәт әйтеп баш иябез сиңа,

Бүген 80 яшең тулганда.

Иң изге теләкләр белән барлык балаларың,оныкларың,оныкчыкларың исеменнән  улың Альфред киленең Гелфия.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X