Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Котлаулар

Яңа Ишле авылында яшәүче Нурдания Нәбиулла кызы Каюмова юбилеен билгели

15 апреля 2022, 09:00

294

0

0

Яңа Ишле авылында яшәүче  Нурдания Нәбиулла кызы Каюмова юбилеен билгели

Яңа Ишле авылында яшәүче кадерле кодагыебыз Нурдания Нәбиулла кызы Каюмова шушы көннәрдә үзенең матур бәйрәме, 50 яшьлек юбилеен билгеләп үтә.

Кодагый! Сине юбилеең белән ихлас күңелдән кайнар котлап, гомернең иң озынын, бәхетнең иң зурысын, шатлыкның иң олысын телибез. Гаилә тигезлеге, җан тынычлыгы,  яхшы, күтәренке кәеф юлдаш булсын. Һәрвакытта да шулай шат, көләч йөзле, юмарт, изге күңелле булып, балаларыңның, якыннарыңның изгелеген күреп, кода белән мул тормышта, бер - берегезгә терәк булып, озын-озак еллар яшәргә насыйп булсын.

Матур тормыш, сәламәтлек теләп

Туган көнең белән котлыйбыз.

Шатлык белән, озын гомер белән

Яшәвеңне генә телибез.

Матур яз аенда тугангамы,

Күңелеңдә һәрчак изгелек.

Кылган яхшылыгың кире кайтып,

Күрсәң иде үзең игелек.

Иң изге теләкләр белән сине яратып, кода-кодагыең.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев