Туган Як
  • Рус Тат
  • Яңа Ишле авылында яшәүче Нияз ХӘЛИМОВ 60 яшь

    --, 18 октябрь 2019 - 09:46
    45
    0
    0

    Яңа Ишле авылында яшәүче Нияз Сәлихҗан улы Хәлимовка 20 октябрьдә 60 яшь тула.

    Синең кебек сабыр, саф күңелле, миһербанлы туган, кайгыртучан тормыш иптәше, ышанычлы әти, йомшак күңелле бабайлар бик сирәк.

    Кадерлебез!

    Син безнең таяныч та, ышаныч та, яклаучыбыз да, саклаучыбыз да. Барыбыз да, мең рәхмәтләр укып, озын гомер телибез сиңа, әтиебез. Киләчәктә әни белән бер-берегезнең күңел яктылыгын, җан җылысын тоеп, без, биш балагызның гаилә бәхетенә, оныкларга куанып, тынычлыкта, муллыкта, саулыкта яшәргә насыйп булсын!

    Тормыш бураннарын, давылларын,

    Ераклардан күрә килдең Син.

    Гомер буе безгә һәм Әнкәйгә

    Зур бәйрәмнәр бирә белдең Син!

    Гаиләбезнең киләчәге өчен

    Матур яшик бергә гөрләшеп,

    Якты дөньяларның кадерен белеп,

    Бер-беребезгә бәхет өләшеп.

    Иң изге теләкләр белән: тормыш иптәшең, туганнарың, балаларың, кияү-киленнәрең, яраткан оныкларың.        

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: