Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Котлаулар

Яңа Ишле авылында яшәүче ХИСМӘТУЛЛОВА (Алиуллина) Роза Ибраһим кызына 60 яшь

22 февраля 2019, 13:10

704

0

0

Яңа Ишле авылында яшәүче ХИСМӘТУЛЛОВА (Алиуллина) Роза Ибраһим кызына  60 яшь

Яңа Ишле авылында яшәүче Хисмәтуллова (Алиуллина) Роза Ибраһим кызына 24 февральдә 60 яшь тула.

Кадерлебез!

Син һәрвакыт яхшы күңелле, сабыр, кешелекле, олы җанлы, ягымлы туганыбыз. Без сине ихлас күңелебездән ихтирам итәбез һәм яратабыз. Алдагы тормышың кайгы-хәсрәтсез үтсен, сәламәт бул, балаларыңның, оныкларыңның игелеген күреп, һәрвакыт шулай изге, мәрхәмәтле, шат күңелле булып, тормыш иптәшең Шамил белән тигез тормышта яшәгез.

Тормыш юлың һәрчак балкып торсын,

Нурлы булсын синең күңелең.

Сәламәт бул, ак бәхетләр белән,

Гел шатлыкта үтсен көннәрең.

Иң изге теләкләр белән: апаң Илсөяр, абыйларың Нариман,  Нәҗибулла, Дамир, Фәридә апаң гаиләләре белән һәм барлык туганнар.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев