Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Котлаулар

Яңа Ишле авылында яшәүче Глирам Аделҗан кызы Мөхетдинованың юбилее

30 августа 2020, 08:23

276

0

0

Яңа Ишле авылында яшәүче Глирам Аделҗан кызы Мөхетдинованың юбилее

Яңа Ишле авылында яшәүче Глирам Аделҗан кызы Мөхетдинованың 30 августта 80 яшьлек юбилее.

Гомер юлын якты өлге итеп алырлык, меңнәргә үрнәк булырлык әниебез!

Син безнең таянычыбыз, киңәшчебез. Әти белән бергә безгә авырлыкларны зур сабырлык белән җиңәргә, тормышта сынмаска-сыгылмаска, кешеләрне һәм тормышны яратырга өйрәттегез. Без моның өчен сезгә бурычлы.

Бүген сиңа әни 80 яшь тулды. Әмма син безнең өчен һаман яшь. Безнең өчен син дөньядагы иң гүзәл, иң изге, иң кадерле зат. Балачагыбызда без агарткан чәчләрең, битеңдәге җыерчыкларың, йөрәк борчуларың өчен кичерсәң иде безне. Әниебез, сиңа бу тормышта авыр булды, чөнки әтиебез 2001 елдан бирле инвалид. Ләкин син бирешмәдең, тырыштың. Синең күрсәткән игелекләреңне санап бетергесез. Барысы өчен дә зур рәхмәт, кадерлебез безнең. Алдагы көннәреңдә дә саулык-сәламәтлектә,  әтиебез, балаларың, оныкларың, якыннарың, туганнарың белән гөрләшеп гомер итәргә Ходай насыйп итсен.

Әнкәй, син бит якты кояш кебек,

Мәрхәмәтле, матур күңелле.

Бар җылыңны балаларыңа бирдең,

Бәхет нуры япсын күгеңне.

Рәхмәт, әнкәй, яхшы кеше итеп,

Һәммәбезне безне үстердең.

Үрнәк булдың тормыш юлыбызда,

Яшәү өчен безгә көч бирдең.

Шатлык, бәхет, саулык һәм тынычлык,

Бездән шул теләкләр һәр көнгә.

Безне куандырып озак яшә,

Лаеклы син хөрмәт-кадергә.

Иң изге теләкләр белән: тормыш иптәшең Дамир, балаларың, кияүләрең, оныкларың, оныкчыкларың.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев