Туган Як
  • Рус Тат Чув
  • Яңа Ишле авылында яшәүче Фәния Айзәт кызы Вәлиуллинаның юбилее

    --, 22 гыйнвар 2021 - 15:46
    46
    0
    0

    Яңа Ишле авылында яшәүче Фәния Айзәт кызы Вәлиуллинаның 22 январьда 60 яшьлек юбилее.

    Кадерле әниебез, әбиебез!

    Сине ихлас күнелдән юбилеең белән котлыйбыз! Сабыр холыклы, мәрхәмәтле, ярдәмчел, кадерледән-кадерле син. Киләчәктә дә киң күңелле, ачык йөзле, олы йөрәкле булып кал. Ходай насыйп итеп сиңа алдагы көннәреңдә дә сәламәтлек белән гомер итәргә, безнең шатлыкларга сөенеп яшәргә язсын иде. Сиңа гомернең иң озынын, бәхетнең иң зурысын, шатлыкларның иң олысын телибез. Якты ал таңнар, зәңгәр күкләр синең күңелеңне һәрчак яктыртып, балкытып торсын. Ныклы тазалык, озын гомер, ак бәхетләр белән мул тормышта яшә!

    Син бит безнең өчен кояш,

    Синнән нурлар алып яшибез.

    Озак яшә, мәңге картайма,

    Иң кадерле якын кешебез!

    Иң изге теләкләр белән: улың Илдус, киленең Гөлназ, кызың Иркә, киявең Фәннур, оныкларың  Ильдан, Ясминә, Лилия, Камилә.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: