Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Котлаулар

Яңа Ишле авылында гомер кичерүче Әхмәтҗанова Әнүзә Садыйк кызына 90 яшь

30 декабря 2019, 08:30

370

0

0

Яңа Ишле авылында гомер кичерүче  Әхмәтҗанова Әнүзә Садыйк кызына 90 яшь

Шушы елның 29 декабрендә Яңа Ишле авылында гомер кичерүче газиз әниебез, кадерле әбиебез Әхмәтҗанова Әнүзә Садыйк кызына 90 яшь тула.

Тормыш юлыннан горур атлаган, сынауларны нык ихтыяр көче, якты дөньяга карата зур ышанычы, төпле карашы белән җиңә белгән әниебез-әбиебез һәркемгә дә ачык йөзле, ихтирамлы булды. “Тормышның нигезе – хезмәт” дигән төшенчәне гомеренең төп кануны итеп, безне дә тырышлыкка, фидакарьлеккә өндәде. Бала чагыннан башлап, тәмам олыгайганчы туган колхозында төрле эшләр башкарды: шикәр чөгендере икте, колхоз ашханәсендә тәмле ризыклар пешерде. Аш-су остасы буларак, авылдашларның, ул чактагы “Алга” хуҗалыгы эшчәннәренең тирән ихтирамын казанды. Безне дә гомере буе мул өстәлләр әзерләп каршы алды, кайтып-китеп йөрүебезне үзенең дә зур бәхете итеп санады. Кызганычка каршы, дөньядан бик иртә киткән әтиебез Йосып белән без – балалары, якыннары өчен җаннарын бирергә әзер булып, шатлыгыбызга ихлас куанып, хәсрәтләребезне үзләренеке дип кабул итеп, тигезлектә-татулыкта яшәделәр.

Кадерле әниебез, хөрмәтле әбиебез!

Синең алда башыбызны иеп, сиңа ихлас рәхмәтебезне белдерәбез! Олы бәйрәмең уңаеннан, иң изге теләкләребезне сиңа юллыйбыз. Саулык белән, җан тынычлыгы белән гомереңнен тагын да шулай матур гына дәвам итүен телибез! Алга таба да шатлыкта, куанычта, бәхеттә яшәргә язсын сиңа!

Балаларың: Фреда, Фирдәүсә, Вазыйх, Миләүшә,  Алсу; киленең Әлфия; кияүләрең Рәшит, Иршат, Радик, Әсхать; 8 оныгың һәм 4 оныкчыгың.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев