Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Котлаулар

Яңа Чүпрәле авылында яшәүче Рәшит Кыям улы Шараповка 60 яшь

16 апреля 2021, 08:53

196

0

0

Яңа Чүпрәле авылында яшәүче Рәшит Кыям улы Шараповка 60 яшь

Яңа Чүпрәле авылында яшәүче Рәшит Кыям улы Шарапов  үзенең күркәм, матур гомер бәйрәмен билгели. Аңа 60 яшь тулды.

Хөрмәтле әтиебез, бабабыз, тормыш юлдашым!

Гомернең иң матур, игелек белән, яшәргә дәрт, киләчәккә өмет белән тулы чагы - бу синең 60 яшең. Бу көнеңә син хезмәттән бер көн дә аерылмыйча, тырышып эшләвең, гаиләңне, якыннарыңны, туганнарыңны, дусларыңны хөрмәтләвең белән киләсең. Бөтен барлыгың – уңганлыгың, үҗәтлегең, үз кулларың белән булдырылган. Күңелең киңлеге, яхшылыгың күп кешегә тигән. Балаларыңны да син үзең кебек тырыш, алга баручан, максатка ирешүчән итеп тәрбияләдең. 40 елга якын бергә тормыш тарту дәверендә, мин, гомер юлдашыңа, терәк, киңәшче, һәр эштә ярдәмче була белдең. Һәм шундый булып кал да!

Киләчәк көннәреңә дә, хөрмәтле әтиебез, сәламәтлекнең ныгын, балалар-оныклар игелеге, пар канатыңнан аерылмый яшәүне, тормышның көтелмәгән шатлыкларын татуны телибез.

Еллар арты еллар өстәлсә дә-

Син һаман япь-яшь әле.

Барыбызга да кирәк син –

Мәңге шулай яшә әле!

Хөрмәт белән, сине яратып: тормыш иптәшең Кәүсәрия, балаларың: Сиринә-Дима, Эдуард, Суфия, Даниил.

 

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев